Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бу көннәрдә савым узган ел дәрәҗәсенә карата 103 процент тәшкил итә.
«Аксубай» АФ терлекчеләре сөт җитештерү буенча нәтиҗәле эшлиләр. Ел башыннан тулаем сөт җитештерү 3495 тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда шактый күбрәк (2019 ел дәрәҗәсенә карата 126 процент).
«Карасу» бүлекчәсенең товарлыклы-сөтчелек фермасында өч тоннага күбрәк сөт савалар. «Смена», «Баланда» бүлекчәләре терлекчеләренең дә савым буенча күрсәткечләре узган ел нәтиҗәләрен узып киткән.
Нет комментариев