Аксубайның сәхнә осталары этномәдәни фестивальдә талантларын күрсәттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубайның сәхнә осталары этномәдәни фестивальдә талантларын күрсәттеләр

Аксубай артистлары Нурлатта узган «Безнең йортыбыз – Татарстан» Республика этномәдәни фестиваленең өченче сайлап алу зональ турында район данын якладылар.

Музыкаль бәйрәм республиканың җиде муниципаль районыннан 300дән артык катнашучыны җыйды. Бәйге вокал, хореография һәм инструменталь музыка номинацияләре буенча үтте.

Фестивальдә «Раздолье» рус халык вокал ансамле катнашучылары, «Оляпка» коллективы, «Кӗмӗл çăл» чуаш халык җырлары ансамбле һәм башкаручы Алсу Нуруллина (җитәкчесе Марина Царегородцева) иҗади дәрт белән матур чыгыш ясадылар. Алар безнең районда яшәүче халыкларның үзенчәлеген күрсәттеләр, аларның колоритын ачтылар. Коллективлар һәм башкаручылар фестиваль катнашучысы Дипломына лаек булдылар. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча зональ турда иң яхшы чыгыш ясаучылар Казанда узачак фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаячак.

Фото: Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты архивыннан.


Нет комментариев