Аксубайның «Нежность» үзәгендә моңлы җырлар яңгырады
Соңгы яңалыклар

Аксубайның «Нежность» үзәгендә моңлы җырлар яңгырады

«Нежность» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район мәдәният йортының «Златоцвет» вокал ансамбле концерт программасы белән чыгыш ясады.

Бу иҗат коллективы – «Нежность» КЦСОНда еш кунак. Үзешчән артитслар үзләренең яшьтәшләре булган социаль хезмәтләр алучылар алдында илһамланып чыгыш ясыйлар. Һәм аларның уртак мәнфәгатьләре күп. Шуңа күрә чыгышлар аеруча күңелгә хуш килә. Бу юлы да ял итүчеләр башкаручыларны тагын да җылырак кабул иттеләр. Концерт программасы бик җанлы һәм кызыклы үтте, һәр номер көчле алкышларга күмелде.

Фото: «Нежность» КЦСОН архивыннан.


Нет комментариев