Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар мобилизацияләнгәннәр өчен чираттагы гуманитар ярдәм җыюны игълан итәләр

Якын арада аксубайлылар мобилизацияләнгәннәр өчен адреслы посылкаларны җыеп якташларга илтеп тапшырырга планлаштыралар.

Һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәргә теләүчеләрнең барысын да акча җыюда катнашырга чакыралар. Беренче чиратта егетләргә эчке киемнәр (оекбашлар, трусиклар, футболкалар, термо-киемнәр), сабын, теш пасталары һәм щеткалар, кальций препаратлары (табиб кушуы буенча кальций дефициты булганда Аква Д3, Кальцемин Адванс яисә гади Кальцемин кулланырга киңәш ителә), тозлы һәм ысланган сало, тушенка, суган, сарымсак, аяк киемнәре, перчаткалар, тәмәке, махорка һәм аны төрү өчен кәгазь кирәк.

Авыл җирлекләрендә гуманитар ярдәмне турыдан-туры үзидарәләргә һәм клубларга, Аксубайда район мәдәният йортына китерергә мөмкин.

Соңгы сәфәрдә аксубайлылар мобилизацияләнгәннәргә УАЗ алып бардылар. Бу юлы да машина җибәрергә ниятлиләр. Әмма азык-төлек продуктлары һәм шулай ук автомобиль сатып алу өчен йөзләгән битараф булмаган кешенең ярдәме һәм меңләгән сум акча кирәк. Анатолий Скворцов белән бергә Аксубай районы хакимияте булышлыгы белән ярдәм җыю ачык.

Инициатив төркем ярдәм җыю турындагы игъланны барлык социаль челтәрләрдә урнаштырды, тик ул бик авыр бара.

– Дуслар! Туганнар! Якыннар! Танышлар! Битараф булмаган кешеләр! Җитеп бетмәгән сумманы җыюда ярдәм итегез, – дип мөрәҗәгать итә волонтерлар район халкына.

Акчаларны Анатолий Николаевич Скворцовның Саклык банкы картасына күчерергә мөмкин, карта 8 (919) 627-35-73 телефон номерына бәйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев