Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлы Ушаков медале белән бүләкләнгән

1943 елда Анатолий Кистенев чакыру буенча Кара диңгез флотына эләгә.

Ейскта әзерлек узганнан соң, 53169 х/ч зенит бригадасы командиры итеп «Красный Кавказ» гвардия крейсерына җибәрелә. Батарея немец хәрби корабларын юк итә һәм батыра. «Красный Кавказ» Кырым ярымутравын немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша.

Анатолий Кистенев командалыгындагы батарея диңгез десанты составында Дунай хәрби флотилиясе белән берлектә Болгария һәм Румынияне, Венгрия башкаласы Будапештны һәм Чехословакия территориясенең көньяк өлешен азат итүдә катнаша.

Баш старшина Анатолий Кистенев дошман корабларын һәм авиациясен юк итү буенча уңышлы сугыш гамәлләре өчен Ушаков медаленә, «Сугышчан казанышлар өчен» һәм «Германияне Җиңгән өчен» медальләренә лаек була.

Демобилизацияләнгәч районга кайта һәм, сугышка кадәрге кебек үк, озак еллар районның физкультура һәм спорт комитетын җитәкли. Пенсиягә китәр алдыннан сугыш ветераны ведомстводан тыш сак оешмасына күчә, анда да шулай ук аның сугышчан әзерлеге кирәк була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев