Аксубайда Хәтер вахтасы башланды
Сугышчан дан мемориалында мактаулы каравыл куелды.
9 Майга кадәр Аксубай техникумы студентлары – «Форпост» хәрәкәте катнашучылары, һәр сәгать саен алышынып, көн саен хөрмәт вахтасында торачаклар. Яшь патриотлар теләсә кайсы һава торышында мактаулы каравыл алып барачаклар. Бу Бөек Ватан сугышы геройларына мәңгелек рәхмәтне гәүдәләндерүче изге йолага әйләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев