Аксубайда Тукайны шигырь бәйгесе белән искә алдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Тукайны шигырь бәйгесе белән искә алдылар

Районның үзәк мәчетендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары арасында шигырь сөйләү бәйгесе узды.

Апрель татар милләтенә бөек шагыйрь Габдулла Тукайны бүләк иткән, ләкин аның гомере дә шушы айда өзелгән. Бөек шагыйрьнең вафатыннан йөз кырык ел вакыт узса да, татар халкы аның истәлеген кадерләп саклый. Тукай әсәрләрен өлкән буын да, яшьләр дә бердәй яратып укый.
Шигърият бәйрәмен район мөхтәсибәте Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Сәхабетдинова белән берлектә оештырды. Кичәгә чыгыш ясарга теләүче 40лап сабый, мәктәп укучылары җыелды.

Чараны имам-мөхтәсиб Равил хәзрәт Камалетдинов Коръән аятьләре һәм дога белән ачты. Лилия Сәхабетдинова шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Бу көнне гыйбадәтханә чын мәгънәсендә балаларның шат авазларыннан гөрләп торды: яшь шигърият сөючеләр Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

Бәйге күңелләрне кузгаткан дулкынландыргыч мохиттә узды. Һәр катнашучы шагыйрь фикерләрен ачыграк аңлатырга, шигъри юлларның мәгънәсен тыңлаучыларга тәфсилләбрәк җиткерергә тырышты.

Мәртәбәле жюри һәр баланың чыгышын лаеклы бәяләде. Һәр катнашучы оештыручылардан Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк алды.
Чарада үзенең иҗат җимешләре белән таныштырып чыгыш ясаган В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфирә Галиеваның да катнашуы ямь өстенә ямь булды.

...Тукае булган халыкның,
Такташы булган халыкның,
Туфаны булган халыкның,
Югалырга хакы юк!
Үз тарихын шанлы иткән,
Сират күперләрен кичкән,
Коръәнле татар халкының,
Югалырга хакы юк! – дигән шигырь юлларын яңгыратты ул, һәм
балаларга үз туган телегезне, милләтегезне яратыгыз, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклагыз, дигән күркәм нәсихәтләрен бирде.

– Габдулла Тукай нибары 27 ел яшәгән һәм 8 ел иҗат иткән. Ләкин ул гасырлар буена онытылмаслык зур рухи байлык калдырган, – дип ассызыклады Лилия Сәхабетдинова.

Кичә ахырында бәйрәмгә килүчеләр бергәләп Тукай шигыренә язылган һәм татар халкының рәсми булмаган гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкардылар, пылау белән сыйландылар һәм тәм-томнар белән чәй эчтеләр.


Нет комментариев