Профсоюзлар федерациясе көне кысаларында районда профсоюз оешмалары вәкилләре, кадрлар хезмәткәрләренең ТР Профсоюзлар федерациясе белгечләре катнашында семинары булып узды.
Җыелучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.
– Һәр хезмәткәр якланырга тиеш, – дип билгеләп үтте ул. – Нинди генә хезмәт системасында булса да. Профсоюзлар эшче сыйныф мәнфәгатьләрен яклау ролен уйнарга тиеш.
Семинарда катнашучыларны Татарстан профсоюзлары федерациясе эшчәнлегендә актуаль мәсьәләләр һәм киләчәккә бурычлар белән ТР ПФ рәисе урынбасары Татьяна Васильева таныштырды. ТР ПФнең баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андина Татарстан профсоюзларының хезмәт хокукларын яклау һәм хезмәтне саклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләде. ТР ПФнең хезмәт хокукый инспекторы Гүзәл Мингалиева хезмәт законындагы үзгәрешләргә тукталды. Чыгыш ясаучылар шулай ук семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Киңәшмә бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Татьяна Васильева район башлыгы Камил Гилмановка ТР Профсоюзлар федерациясенең «Социаль партнерлык өчен» күкрәк билгесен тапшырды.
Район профсоюзлар оешмаларының координацион советы рәисе Тамара Шугаева «ТР профсоюзлар хәрәкәте ветераны» күкрәк билгесенә лаек булды. Мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Татьяна Яримейчукка ТР Профсоюзлар Федерациясенең Мактау грамотасы тапшырылды. «Юность» УСЗ баш хисапчысы Евгения Садыйкова ТР Профсоюзлар федерациясеннән Рәхмәткә лаек булды.
Нет комментариев