Аксубайда «Мин татарча сөйлим һәм эшлим – 2025» бәйгесе узды
«Буратино» балалар бакчасы базасында «Мин татарча сөйлим һәм эшлим – 2025» республика бәйгесенең муниципаль этабы финалы узды, аны Аксубай районы мәгариф бүлеге оештырды.
Бәйгенең максаты — мәктәпкәчә белем бирү педагогларының абруен күтәрү, аларның иҗат инициативасын, һөнәри осталыгын үстерү һәм тәрбиячеләр арасында татар телен һәм мәдәният популярлаштыру.
Бәйге ике этаптан торды: читтән торып һәм көндезге. Читтән торып үткәрелгән турда 7 педагог катнашты, алар «Мин һәм минем тәрбияләнүчеләрем татарча сөйләшәбез» темасына видеотасма тәкъдим иттеләр. Биш тәрбияче катнашкан финалда «Тәрбияченең эш тәҗрибәсен тәкъдир итү» темасына визит карточкасы, «Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм» уенын тәгъдир итү, «Тәрҗемә ит! Татарча өйрәнәбез» уен-викторинасы, «Ирекле микрофон» иҗат чыгышы бәйге биремнәре узды.
Бәйге җиңүчесе булып «Буратино» балалар бакчасыннан Анастасия Мишанина танылды, икенче урында – «Кояшкай» балалар бакчасыннан Татьяна Минханова, өченче урында – «Радуга» балалар бакчасыннан Ирина Ильина.
«Ләйсән» балалар бакчасыннан Ирина Беженцева («Илһам чыгангы») һәм «Колобок» балалар бакчасыннан Евгения Ендерюкова («Фикерләр калейдоскобы») махсус номинацияләрдә билгеләп үтелделәр. Җиңүчеләр һәм призёрлар мәгариф бүлеге Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев