Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда мәктәп автобусларын тикшерделәр

«Автобус» профилактик чарасы кысаларында һәм яңа уку елы алдыннан Аксубай районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан мәктәп автобусларын тикшерү оештырылды.

 Автобусларның техник торышына, "ГЛОНАСС - 112" системасы мөмкинлекләренә һәм хәвефле төймәнең эшкә яраклылыгына, кирәкле документларның булуына, автобуслар салоннарында тематик буклетлар урнаштыруга аерым игътибар бирелде. Аксубай муниципаль районының Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов шулай ук машина йөртүчеләр белән әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында Татарстанда һәм Аксубай районында юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы җиткерелде, юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләре турында искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев