Аксубайда контейнерларны бакча чүбе белән күмәләр
Соңгы яңалыклар

Аксубайда контейнерларны бакча чүбе белән күмәләр

Аксубайлылар бакчадан чыгарылган чүпне – яшелчә сабакларын һәм кискән агач ботакларын чүп җыю мәйданчыклары территориясенә ташлыйлар.

Көн саен шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең хатын-кызлар бригадасы, контейнерлар янында тупланган бакча чүбен кул белән төяп, чистартырга мәҗбүр.

– Аксубайлылар каты көнкүреш калдыкларын ташу белән шөгыльләнүче операторның яшелчә, төзелеш чүп-чарын алып китмәвен аңлый алмыйлар. Ә түләүне һәркем каты көнкүреш калдыклары өчен генә башкара, – дип аңлата шәһәр тибындагы бистә башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров. – Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре ярдәм кулы сузалар, оешмалар безгә булышыр өчен кешеләрне бүлеп бирә, бик зур рәхмәт аларга. Ләкин бу эш түгел инде. Бер күрше бакчасыннан чыгарылган сабак, агач ботакларын контейнерлар янында өеп калдыра, ә икенчесе аны җыештырырга мәҗбүр.

Аксубай шәһәр тибындагы башкарма комитеты халыкка теләсә кайсы урамга трактор арбасын бушлай урнаштырырга тәкъдим итә. Хезмәт бөтенләй бушлай. Бары тик участокта кайсы көнне өмә оештырырга кирәклеген күршеләр белән килешергә генә кирәк.

Арбаны 8 (8-43-44) 2-75-82 телефоны буенча шалтыратып урнаштырырга мөмкин.

 


Нет комментариев