Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда әниләрне хөрмәтләделәр

Район мәдәният йортында Халыкара Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.

Чирек гасырдан артык бу дата Россиядә ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел Гаилә елы дип игълан ителгән бәйрәм Россиядә аеруча зур әһәмияткә ия.

Бу кичне район мәдәният йорты бинасы балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә тапшырылды. Фойеда сәнгать бүлеге укучыларының картиналар күргәзмәсе оештырылды. Тамашачылар яшь рәссамнарның эшләре белән зур кызыксыну белән таныштылар.

Сәхнә дә шулай ук сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр карамагында булды – балалар үзләренең иҗади номерлары белән иң якын кешеләренә – әниләренә чиксез мәхәббәтләрен белдерделәр. Һәр номер – вокал булсынмы, хореографияме, югары дәрәҗәдә башкарылды. Яшь артистларның милли сәхнә костюмнарыннан чыгыш ясаулары җыр, бию номерларына сокландыргыч матурлык өстәде. Программада сәнгать мәктәбенең барлык укучылары – иҗат дөньясын яңа гына ачучы балалардан алып якты, талантлы һәм тәҗрибәле башкаручыларга кадәр катнашты. Тамашачы әниләр балалар белән эшләүче педагогларның эшен югары бәяләделәр.

Котлау сүзләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов чыгыш ясады.

–Сезне якынлашып килүче Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм! – диде ул. – Әни дигән бу игелекле сүз безнең бала чагыбыз, яшьлегебез һәм олы тормыш юлыбыз буенча уза. Без әни дигән сүзгә һәрвакыт зур хөрмәт, рәхмәт сүзләре белән карыйбыз.

Алмаз Мингулов районның төрле тармакларында эшләүче һәм икътисадын үстерүче хатын-кыз әниләргә, әбиләргә чын күңелдән рәхмәт әйтте. Уллары Ватаныбызны махсус хәрби операция уздыру зонасында саклаган аналарга аерым рәхмәт белдерде.

Залның бердәм алкышлары астында бүләкләү тантанасы булды.

Балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытудагы казанышлары өчен район Башкарма комитеты җитәкчесе Аксубайда яшәүче алты бала әнисе Регина Зәйнуллинага һәм биш бала әнисе Рәзилә Ситдыйковага Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медален тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев