Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай хезмәтләре оператив эшләделәр: кешеләрне «коткардылар», объектны «куркынычсызландырдылар»

Районда гражданнар оборонасы буенча махсус-тактик өйрәнүләр үтте.

Ввод нигезендә, 2022 елның 9 ноябрендә, сәгать 12.00дә «Муниципаль район башкарма комитеты бинасы буенча дошманның һавадан заманча һөҗүм итү чараларын кулланып һөҗүм итүе нәтиҗәсендә бинага өлешчә зыян килде». Нәтиҗәдә ике кеше «һәлак булды» һәм өч кеше «зыян күрде». Метеорологик шартлар өйрәнүләрне үткәрү көне өчен реаль.

Вводныйны эшләү өчен башкарма комитет бинасы янында районның тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче барлык хезмәтләр җыелды. Алар арасында – МЧС, медицина, газ, юл, ветеринария, электр, азык-төлек белән тәэмин итү хезмәтләре һ.б. бар иде. Сценарий нигезендә, газ хезмәткәрләре шунда ук бинага газ бирүне яптылар, җаваплы затлар кешеләрне җылыту пунктына эвакуацияләделәр, янгын сүндерү хезмәте янгын чыганакларын бетерде, бинадан зыян күрүчеләрне алып чыкты, медицина хезмәте хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм күрсәттеләр. Өйрәнүләр төгәл һәм бердәм үтте, кешеләрне коткару һәм янгынны сүндерү «операциясе» санаулы минутлар эчендә тәмамланды.

Башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев һәм Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов әлеге хәлнең конкрет гамәлләре белән кызыксынып, һәр хезмәтне карап чыктылар.

– Өйрәнүләр бурычын уңышлы үтәделәр, – дип билгеләп үтте Станислав Зайцев, күнекмәләргә йомгак ясап. – Барысы да күнекмәләр шартларында үз алымнарын оператив һәм бердәм эшләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев