Аксубай вокалисткасы тәбәкара бәйге лауреаты исемен алды
Соңгы яңалыклар

Аксубай вокалисткасы тәбәкара бәйге лауреаты исемен алды

Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе Варвара Панюкова Казан мәдәният институтында узган «Илһам чишмәсе» исемендәге lV төбәкара җыр бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады.

Ул өченче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.

Бәйгедә Россиянең 14 төбәгеннән һәм Татарстанның 30 район һәм шәһәреннән 250 башкаручы катнашты. Варвара Панюкова жюриның югары бәясенә якты, талантлы чыгышы белән лаек булды. Бәйгегә аны укытучысы Эвелина Сруретдинова әзерләгән.

Фото: балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев