Киса авылында яшәүче Агафон Григорьевич Сулейманкин 94 яшьлек юбилеен каршылады.
Аны район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов котлады. Ул өлкән буын вәкиленә РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде, истәлекле бүләк тапшырды.
– Сезгә ныклы сәламәтлек, якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле картлык телим! – диде Алексей Тимирясов.
Агафон Григорьевич гомерен туган колхозына багышлаган. Ул 1932 елда Сулейманкиннар гаиләсендә дүртенче малай булып дөньяга килгән, әтиләре иртә үлеп киткән, әниләре улларын ялгызы үстергән.
Бабакайга тормыш юлында күп сынаулар күрергә туры килгән. Тугыз яшь тулганда сугыш башлана. Ир-атлар фронтка киткәннәр, балалар колхоз эшендә аларның урыннарын алганнар. Атлар җитмәгән – сөрү һәм тырмалау өчен үгезләрне җиккәннәр, сарыкларны бүреләрдән саклаганнар, суктыру машиналарында эшләгәннәр. Фидакарь хезмәтләре белән авыл хуҗалыгын торгызуга ярдәм иткәннәр.
Сроклы хезмәтне дүрт ел Одессада Кара диңгез флотында үткән. Кайткач, Полина Николаевнага өйләнә, өч ул һәм бер кыз үстерәләр, нәселне оныклары Һәм оныкчыклары дәвам итә. Ветеран олы улының гаиләсе белән кадер-хөрмәттә яши.
Нет комментариев