Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераннарына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр

Район мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Залда районның төрле тармакларында эшләгән, балалар тәрбияләп үстергән кешеләр җыелды. Һәрнәрсәгә алар сәхнә сәнгатен бәялиләр мәдәният йортына яраткан артистларның чыгышыннан ләззәтләнергә, хезмәттәшләре белән аралашырга килделәр.

Җыелучыларны өлкәннәр көне белән район башлыгы Камил Гилманов котлады.

– Сез хезмәт елларыгызда икътисад үсешен, тормышны яхшырту өчен күп көч куйдыгыз. Районда сезнең кулларыгыз белән бик күп нәрсәләр барлыкка килде. Бүген исә без районны үстерүне дәвам итәбез, төзекләндерәбез. Фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә! Бәхет, иминлек, балаларыгыз, оныкларыгыз һәрвакыт сезнең янәшәгездә булсын.

– Сез яхшы киләчәк өчен нигез булдырдыгыз, – дип билгеләп үтте ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев. – Сез оныкларыгыз өчен үрнәк булып торасыз. Сезгә сәламәтлек һәм энергия телим!

Сәхнәдән өлкән буын вәкилләре өчен матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Концерт программасы балалар сәнгать мәктәбе, район мәдәният йорты иҗат коллективларының иң яхшы номерларыннан үрелгән иде. Шулай ук «алтын» яшьтәге кешеләр дә ветераннарга үз җырларын бүләк иттеләр. Өлкән буын вәкилләре бу көнне үз адресларына бик күп игелекле һәм җылы сүзләр ишеттеләр, концерттан якты тәэсирләр алдылар. Программа тәмамлангач, ветераннарга районнан бүләкләр – азык-төлек пакетлары тапшырылды. Аларны меңнән артык өлкән буын вәкиле алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев