Аксубай ветераннарын иҗат бәйгесендә катнашырга чакыралар
Районда «Ветераннар – Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәниятләрен һәм йолаларын саклаучылар» республика бәйгесе игълан ителде
Сугыш һәм хезмәт ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы һәм Аксубай туган як музее алтын яшь вәкилләрен иҗади бәйгедә катнашырга чакыра. Яшь чикләре: 55 яшькә җиткән хатын-кызлар, 60 яше тулган ир-атлар.
Бәйге номинацияләре: сәйлән белән чигү; декоратив флористика; агач, күн эшләнмәләр; керамика; корама тегү; чигү; бәйләү; үрү, рәсем сәнгате, курчаклар ясау.
Катнашучыларның эшләрен туган як тарихын өйрәнү музеенда 30 мартка кадәр көтәләр. Һәр номинациядә иң яхшы эшләр Казанда республика күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк.
Фото: район туган як тарихын өйрәнү музее архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев