Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай үзенең тәхет бәйрәмен билгеләп үтте

Бүген аксубайлылар изге Феодосий Тотемский бәйрәмен билгеләп үттеләр.

 

Аксубайлыларның төп бәйрәме чиркәүдә гыйбадәт кылудан башланды. Күпсанлы мәхәллә кешеләре арасында чал чәчле ир-атлар белән хатын-кызлар да, балалары белән гаиләләр дә, яшьләр дә бар иде.

Литургия тәмамлангач, җыелган халык руханиның ятим балаларга, авыру һәм хәлсез кешеләргә ярдәм итәргә, шулай ук Ватан сакчыларының дошманны җиңеп өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын сорап дога кыларга чакырган вәгазен тыңладылар.

Бүген безнең гыйбадәтханә районның барлык православие христианнарын берләштерүче башлангыч булып тора. Анда һәр көнне бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булган мобилизацияләнгәннәрнең исәнлеге өчен догалар кылына.

Мәхәллә кешеләре гуманитар ярдәм җыялар, окоп шәмнәре ясыйлар, мобилизацияләнгән якташлар үтенече буенча гыйбадәтханә аларга иконалар җибәрә. Православие чиркәвендә мобилизацияләнгән аксубайлыларның гаиләләре дә, балалары да юаныч таба.

Чаң тавышы яңгырады һәм халык гыйбадәтханәдән чыкты. Бәйрәм урамда дәвам итте.

Февральнең җиңелчә суыгыннан йөзләре алсуланган техникум студентлары барысын да самавыр кайнап утырган һәм тәмле камыр ризыкларыннан сыгылып торган өстәлгә чакырдылар

– Безнең гыйбадәтханә Феодосий Тотемский хөрмәтенә аталган, шуңа күрә бу көн аксубайлылар өчен иң зур бәйрәм, – дип мөрәҗәгать итте Татьяна Григорьева чиркәү ишегалдында бәйрәмне ачып. Алып баручы бәйрәмдә катнашучыларга күңел күтәренкелеге теләде.

Тантанада катнашучыларны Аксубай гыйбадәтханәсе башлыгы протоиерей Александр Качаев котлады.

– Вакытыгызны кызганмагыз, барлык танышларыгызны бәйрәм белән котлагыз, – дип мөрәҗәгать итте изге атакай чиркәү ишегалдында җыелган кешеләргә. – Бу яхшылык, һичшиксез, сезгә мең мәртәбә булып әйләнеп кайтачак. Бүген сез чана шуа, Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентлары әзерләгән кайнар чәй, тәмле камыр ризыкларыннан, шулай ук тутырма һәм казылыктан авыз итә аласыз. Боларның барысын да безгә учреждение директоры Фәрхат Аюпов бик теләп тәкъдим итте.

Алып баручы мобилизацияләнгән сугышчының әнисе Елена Охотникованы импровизацияләнгән сәхнәгә чакырды, ул бәйрәмдә катнашучылар өчен мәгънәле җыр башкарды. Мәхәллә халкын рухани Николай Рыбочкин сәламләде.

Кайнар чәйдән соң бәйрәмдә катнашучыларның кәефләре тагын да күтәрелде, күңелле, дәртле музыка дәвам итте. Бәйрәмгә җыелучылар әйлән-бәйләнгә басты. Өстәвенә, православие динендә бәйрәмнәрдә күңел ачу рөхсәт ителә.

Балалар, хәтта өлкәннәр дә җигелгән ат чаналарында бик теләп утырып йөрделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев