Аксубай үзәк район хастаханәсендә Әниләр көне уңаеннан һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре өчен оештырылган «Хатын-кыз сәламәтлегеңне тикшер» акциясе узды.
Акция кысаларында хатын-кызларга түбәндәге медицина хезмәтләре күрсәтелде:
- Сөт бизләрен УЗИ тикшерүе
- Кече оча органнарын УЗИ тикшерүе
- Онкоцитологиягә биоматериал алу.
Барлыгы 28 хатын-кыз тикшерү узды. Бу көчле хатын-кызлар өчен көн уңышлы һәм файдалы үтте. Табиблар аларны игътибар һәм сабырлык белән кабул иттеләр, кирәкле консультацияләр һәм профилактик тикшерүләр үткәрделәр, сәламәтлеккә кагылышлы проблемалы сорауларны ачыкларга булыштылар.
Нет комментариев