Аксубай урманчылары урманнарны зарарланган агачлардан чистарталар
Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре мөһим һәм авыр эш белән мәшгуль, алар Чабаксар һәм Ибрай участок урманчылыкларында зарарланган үзагачны чистарталар.
Бу эш урман фондының санитар торышын яхшырту, урман корткычларының барлыкка килүенә юл куймау һәм урманнарда янгын чыгу куркынычын киметү өчен башкарыла. Урманчылар, якын киләчәктә урманнарның нинди булачагы аларның хезмәтенә бәйле булуын аңлап, тырышып эшлиләр.
Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев