Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылары урман культуралары астына туфрак әзерли

2023 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында, Аксубай урманчылыгы территориясендә 20 гектар мәйданда урман культуралары астына туфрак әзерләү буенча эш планы каралган.

Урман культуралары астына туфрак, культуралар тернәкләнеп, үсеп китсен, үсентеләрне чүп үләннәреннән саклау, шулай ук янгын куркынычын киметү һәм урман культураларының санитар торышын яхшырту өчен әзерләнә.

Параллель буразналарны махсус урман сабаннары белән төшерәләр. Сөрү процессында җир катламы әйләнә һәм төрле якка таркала. Шулай итеп, ике тирән буразна килеп чыга. Эшләрнең барлык төрләрен дөрес үтәү, туклыклы матдәләрнең төп запасының сакланышын һәм туфрак составының шактый яңартылуын тәэмин итә.

Туфрак әзерләү эшләрен 1 ноябрьгә тәмамлау планлаштырыла.

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев