Аксубай урман хуҗалыгы агач әзерләү өчен яңа трактор алды
Соңгы яңалыклар

Аксубай урман хуҗалыгы агач әзерләү өчен яңа трактор алды

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә урман әзерләү техникасын тапшыру тантанасында Аксубай урман хуҗалыгы да агач әзерләү эшләрен башкару өчен «Беларус-82.1» тракторы алды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты. Безнең районны Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин һәм урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

– Сезнең хезмәтегез үзенчәлекле белем, осталык һәм техник яктан тәэмин итүне таләп итә. Бүген без сезгә эшегездә бик файдалы булачак яңа универсаль техника тапшырабыз, – диде ул.

Яңа трактор Аксубай урман хуҗалыгы эшчеләренә мөһим җитештерү юнәлешләре буенча нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итәчәк.

 

 


Нет комментариев