Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары булачак урманнарның ничек үсүен күрделәр

Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбенең «Лесовичек» мәктәп урманчылыгы әгъзалары Аксубай участок урманчылыгы территориясендә урнашкан питомникка сәяхәт кылдылар.

Җиденче сыйныф укучыларын биология укытучылары Альбина Захарова һәм Илона Альметкина озата килде. Яшь урманчылар урман хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Урман хезмәткәре көне белән котладылар, үз куллары белән ясаган табигать сурәтләнгән рәсем һәм татлы бүләк тапшырдылар.

Аксубай урманчылыгы баш урманчысы-җитәкчесе Андрей Ильмухин балаларга урманчылыкның нинди бурычларны үтәве турында сөйләде.

Аксубай участок урманчылыгы урманчысы Сергей Мартынов питомник буйлап экскурсия үткәрде, балалар менә-менә баш төрткән каен, нарат һәм башка агач үсентеләрен күрделәр, алардан ничек зур урман барлыкка килүенә гаҗәпләнделәр. Алар шулай ук участоктагы кырмыска оясын күзәттеләр, урман тормышы турында бик күп нәрсә белделәр. Иң мөһиме, урманчылык һөнәренең шундый кызык һәм мөһим булуын аңладылар.

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев