Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай участок урманчылыгында «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе кысаларында өмә узды.

Урман территориясен чистартуда урманчылык, урман хуҗалыгы, Иске Тимошкино, Яңа Аксубай авыл җирлекләре, Федоровка интернат-йорты һәм Яңа Аксубай мәктәбе хезмәткәрләре катнашты.

Волонтерлар участок урманчысы Сергей Мартынов җитәкчелегендә табигать файдасына бердәм эшләделәр. Урман участогыннан 1,5 кубометр чүп-чар җыеп, полигонга озаттылар. Биредә шулай ук табигатьнең йөзен бозып торган коры-сары да күп иде. Өмәдә катнашучылар боларның барысын да кистеләр һәм өемнәргә салдылар.

Урман хезмәткәрләре ачык агитация өстендә дә эшләделәр. Алар янгынга каршы темага яңа баннер урнаштырдылар. Янгын куркынычсызлыгын үтәүгә чакыруны урман территориясенә кергәндә һәркем күрәчәк.

«Татарстанның чиста урманнары» акциясе дәвам итә. Урман территориясендә тәртип урнаштыруга үз өлешен кертергә теләүчеләр 8 (843-44) 2 -73- 53 телефоны буенча Аксубай урманчылыгының урман бүлегенә шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев