Аксубай. Сугышның беренче көне
1941 елның 22 июненнән безне 83 ел аерып тора. Әмма сугыш ул куркыныч елларны кичергән һәм безнең көннәргә кадәр яшәгән кешеләрнең хәтерендә.
Күпләр безнең арада юк инде. Ләкин аларның истәлекләре сакланган.
Районның туган якны өйрәнү музее директоры Наталия Куштукова безнең белән Аксубай кешесе Владимир Безруковның сугыш башлану турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
“Җәйнең аяз, эссе көне. Бөтен Аксубай халкы базар территориясендә уза торган Сабан туе- ярминкәдә (ПМК-122 урнашкан булган урында). Биредә сәүдә лареклары, район кулланучылар берлеге складлары урнашкан була.
Унсигез яшьлек егетләр, һәрвакыт буарлык кызыклы вакыйгаларның үзәгендә булырга тырыштылар. Ярышларны сәгать 11 дә чабышкы атлары төгәлләде. Беренче урынны «Касатка» кушаматлы ат алды, ат йөртүчесе милиция район бүлеге ат караучысы Бударагин иде. Аннары көрәшчеләр ярышы башланды. Кешеләр бу тамашаны кызыксынып күзәттеләр. Ләкин көтмәгәндә ат өстендә милиция наряды пәйда булды, Сабан туе ябык дип игълан ителде. Милиционерлар барысына да өйләренә таралырга куштылар, ә тыңламаучыларга камчы күтәрделәр. Халык, бернәрсә дә аңламыйча, таралыша башлады. Озакламый мәйдан бушап калды. Ул вакытта авыл халкы йортларында радиоалгычлар барлыкка килгән иде инде.
Радиоалгычлары булмаган кешеләр күршеләренә кереп тыңладылар. Көндезге сәгать беренче яртыда Мәскәү радиотыңлаучыларны 16:30да махсус хөкүмәт хәбәре булачагы турында кисәтте. Аны Сабан туеннан кайткан аксубайлылар түземсезлек белән көттеләр.
Билгеләнгән вакытта диктор, хәзер Политбюро әгъзасы тышкы эшләр министры Молотов чыгыш ясаячак, дип белдерде. Кешеләр репродуктор алдында сөйләгәннәрне тын да алмый тыңладылар. Молотов фашистлар Германиясенең СССРга һөҗүм итүе турында хәбәр итте.
Шул ук көнне атлы хәбәрчеләр район хәрби комиссариатының повесткаларын китерә башладылар. Мобилизация нигездә 1900-1910 елларда туган ир-атларга кагылды. Повестка алган йортлар тәрәзәсендә ут озак сүнмәде: күз яшьләре түгелде, сугышка китүчеләр өчен азык-төлек хәзерләнде.
Аксубай умарта оясыдай гөжләде. Һәр сугышка чакырылучының туганнары, якыннары, дуслары, күршеләре җыелды. Аерылышу сәгатьләре бик сагышлы булды.
23 июньдә район башкарма комитеты бинасы янындагы үзәк мәйданда хушлашу митингы булды. Анда ВКП (б) райкомының беренче секретаре П.М. Галкин, район башкарма комитеты рәисе А.Н. Камзин, хәрби комиссар һәм башкалар чыгыш ясады. Сугышка алынучы М. Барсуковның чыгышы яхшы истә калган. Ул: «Кадерле аксубайлылар, мин сезгә менә шушы урынга Гитлерны капчыкка салып алып кайтам!», – диде. Сугыштан соң ул Дәүләт банкында каравылчы булып эшләде. Һәм беркөнне мин аңа: «Миша абый, син Гитлерны капчыкка салып алып кайтырга вәгъдә иткән идең бит?» – дидем. Ә фронтовик миңа: «Ул үзенең эте белән бергә капчыкта янды, мин андыйны Аксубайга алып кайтмадым инде, кешеләр көләр», – диде.
Сугышның беренче көннәре беркайчан да онытылмас. Алар, мөгаен, һәр кешенең хәтерендәдер. Чөнки аннан безнең барыбыз өчен дә яңа вакыт – хәрби хисап башланды”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев