Аксубай социаль учреждениесендә туган якны өйрәнү буенча танып-белү сәгате узды
Соңгы яңалыклар

Аксубай социаль учреждениесендә туган якны өйрәнү буенча танып-белү сәгате узды

Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Нежность» ЦСОНда социаль хезмәтләр алучыларга мәгълүмат сәгате әзерләделәр.

Район китапханәсе хезмәткәре Фәймә Гатина туган төбәгебезнең көмеш сулы чишмәләре турында сөйләде.

Әйдәп баручы китапханәче үзенең чыгышын һәрберсенең үз риваяте булган район чишмәләре турында сөйләүдән башлады.

– Һәм аларның һәрберсе турында диярлек якташларыбыз язган китапларда мәгълүмат бар, – дип билгеләп үтте китапханәче, тыңлаучылар игътибарына тиешле әдәбиятны тәкъдим итеп.

Тернәкләндерү бүлеге пациентлары, алар арасында шулай ук республиканың башка районнарыннан да гражданнар бар, Аксубай районы чишмәләре турында бик күп кызыклы яңалыклар белделәр. Һәм алар барысы да тагын бер кат, табигать гүзәллеген һәм байлыгын сакларга кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. Шулай ук туган төбәк мәдәнияте чыганакларына кире кайту һәм чишмәләргә сакчыл мөнәсәбәт идеясен торгызу проблемасының мөһимлеген билгеләп үттеләр.


Нет комментариев