Аксубай шахматчылары Уяв җырлары астында көч сынаштылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай шахматчылары Уяв җырлары астында көч сынаштылар

Район Уяв чуаш мәдәнияте бәйрәме кысаларында традицион мәйданчыкта шахмат һәм шашка буенча турнир узды.

 

– Мәйдан буенча чуаш халык җырлары яңгырады, әмма спортның интеллектуаль төрен яратучыларга ул игътибарны тупларга комачауламады, – дип таныды ярышларның баш тренеры Геннадий Горбунов.

Матчлар иҗади атмосферада узды һәм катнашучыларның кәефе күтәренке булды. Бигрәк тә югары нәтиҗәләр күрсәтүчеләрнеке.

Шахмат ярышларында иң яхшы уенчы булып Аксубай 2 нче урта мәктәбе укучысы Артем Пименов танылды. Икенче урында – Аксубай 3нче урта мәктәбе вәкиле Энгель Зәйнуллин. Олег Пименов (2 нче мәктәп) өченче урынга чыкты.

Шашкачылар арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: I урында – Валерия Ильмухина, (3 нче мәктәп), II урында – Чабаксар шәһәреннән кунак Ольга Белова, III урында – Есения Безрукова (2 нче мәктәп). Призерлар истәлекле бүләкләр алдылар.

 


Нет комментариев