Аксубай шахматчылары республикада дүртенче урында
Соңгы яңалыклар

Аксубай шахматчылары республикада дүртенче урында

Район шахматчылары җыелма командасы Чаллыда узган Татарстан Республикасы команда чемпионатында югары нәтиҗәләргә иреште.

Ярышларда 30 команда – республиканың иң көчле коллективлары катнашты, алар арасында тренер Геннадий Горбунов җитәкчелегендәге аксубайлылар да ярышты.

Аксубай районын Роман Уланеев, Тимур Мәгыйзов, Илнар Гафиятов, Фаил Гафиятуллин тәкъдим итте.

Аксубайлылар югары дәрәҗәдә әзерлек, бердәмлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Турнир нәтиҗәләре буенча команда IV нче урынны алды, бу югары көндәшлек шартларында лаеклы нәтиҗә. Катнашучыларның шәхси уңышларын да аерым билгеләп үтәргә кирәк:

Тимур Мәгыйзов 2 нче тактада III нче урынны алды, Фаил Гафиятуллин 4 нче тактада III нче урынны яулады.

– Бу нәтиҗәләр шахматчыларның шәхси әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын һәм аларның команда ярышларында тотрыклы уен күрсәтә алуларын дәлилли, – дип билгеләп үтте Геннадий Горбунов.


Нет комментариев