Чистай шәһәре Ислам үзәгенең «Манзара» күргәзмә залында Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре остасы Әлфия Нурәхмәтованың «Милли хәзинә» күргәзмәсен ачу тантанасы булды.
Тантаналы чарада Чистай районы җитәкчелеге, җирле татар конгрессы, руханилар, ТР рәссамнар берлеге, Евразия рәссамнар берлеге вәкилләре, шәһәрнең танылган рәссамнары, укучылар, иҗади яшьләр катнашты. Аксубай районы делегациясен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җитәкчелегендә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый берләшмәсе активистлары тәкъдим итте.
Әлфия Нурхәмәтова үзенең иҗаты, эшләре ничек оештырылуы, сәнгать эшләнмәләре әзерләгәндә үз алдына нинди бурыч куелуы турында сөйләде. Тәкъдир итү якты, яхшы атмосферада узды.
Күргәзмәдә 52 рәсем эше тәкъдим ителде, шуларның 28 е – Аксубай районы мәчетләре сурәтләнгән картиналар. Шулай ук шамаильләр, калфаклар, паннолар.
Күргәзмәдә катнашучылар авторның картиналарын, останың кул эшләнмәләрен зур кызыксыну белән карадылар. Әлфия Рәшит кызы колаклы чигү техникасы буенча XIX гасырның татар милли чигү-аппликациясен яңадан торгыза. Әлеге техника буенча ул калфакларны бизи. 2017 елда ул «ТРның иң яхшы этнографик сувениры» номинациясендә финалист булды. Колаклы чигү техникасы белән эшләнгән декоратив паннолар, калфаклар Мәскәүдә, Кырымда оештырылган күргәзмәләрдә тәкъдим ителде, эшләрнең бер өлеше Төркиянең шәхси коллекцияләрендә тора.
Әлфия Нурхәмәтова иҗатның бу төрен үстерә, әлеге техника буенча осталык дәресләре биреп, үз тәҗрибәсе белән рәхәтләнеп уртаклаша. Сәнгать сөючеләр рәссам эшләренә соклану сүзләрен белдерделәр.
Нет комментариев