Аксубай рәссамының иҗат эшләре Казан күргәзмәсендә тәкъдим ителде
Соңгы яңалыклар

Аксубай рәссамының иҗат эшләре Казан күргәзмәсендә тәкъдим ителде

Казан Кремлендә А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган «Путешествие в мир сказок, поэзии и прозы» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучысы Полина Крайнованың да эшләре тәкъдим ителде.

Проект Россиядә Пушкин көненә багышланган. Күргәзмә залында яшь рәссамнарның ике йөздән артык эше урын алган. Болар – жюри тарафыннавн Россиянең 20 төбәген тәкъдим итүче «Вглядываясь в мир» бәйгесе катнашучыларының 900 дән артык картинасы арасыннан сайлап алынган эшләр.

Күргәзмәне ачу кысаларында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Безнең Полина Крайнова 5-9 яшьлекләр төркемендә «Рәсем» номинациясендә җиңүче Дипломы алды. Жюри аның Пушкинның «О Царе Салтане» әкияте буенча «Три девицы за окном» картинасын лаеклы бәяләде.

Фото: Аксубай сәнгать мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев