Беренче булып Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, Иске Ильдеряк авыл җирлеге – районда иң үрнәк җирлекләрнең берсе. Соңгы 10 елда җирлектә КФҮ төзелде, мәктәп, балалар бакчасы капиталь ремонтланды, спорт мәйданы, ял зонасы, Чуаш Енорускиносында ФАП, авыл мәдәният йорты кулланышка тапшырылды, мәктәп ремонтланды, Тарханкада яр буе төзекләндерелде.
Җирлек башлыгы, быел җирлек бюджет буенча плюска чыкты, дип хисап тотты. Ул, әгәр дә халык, узган еллардагы кебек, милек һәм җир салымнарын вакытында түләү планында гына түгел, шулай ук үзара салым акчаларын җыюда да йөз процент катнаша икән, башкарылган эшләр тагын да күп булачак, дип билгеләп үтте.
Әмма үрнәк җирлектә дә проблемалар җитәрлек, дип белдерде. Иске Ильдеряк мәктәбенә яңа ашханә кирәк, авыл җирлеге бинасына ремонт таләп ителә. Әмма бу мәсьәләләрне район һәм республика ярдәменнән тыш хәл итү мөмкин түгел.

Җирлектә агымдагы мәсьәләләр исә үзара салым акчасы хисабына хәл ителә. Каты көнкүреш калдыкларын җыю проблемасын биредә биш торак пунктта 16 контейнер урнаштырып хәл иткәннәр, Иске Ильдерякта парк һәм балалар бакчасы коймаларын ремонтлаганнар, Тарханкада ял зонасын төзекләндергәннәр, Уткино зиратында мәрхүмнәрне искә алу гыйбадәте өчен йорт куелган. Үзара салым акчалары шулай ук урам юлларын төзекләндерү өчен дә тотылган – җиде ел эчендә планлаштырылган 18,8 километрның 16,2 километрдан артыгына вак таш түшәлгән. Су белән тәэмин итү мәсьәләсе җирлек башлыгы өчен дә, халык өчен дә баш бәласы булып кала. Суэтем башнялары һәм су челтәрләре тузган хәлдә һәм аларның “яшәүгә сәләтлелеген” саклау авыр. Скважиналарны лицензияләү һәм аларны беренче саклау зонасы белән әйләндереп алу шулай ук кискен проблема булып кала. Моның өчен миллионлаган сум акча кирәк, ә җирлек бюджетында мондый акчалар юк.

Авыл кешеләренең зарларын белдерү өчен трибунага күтәрелгән мәгариф ветераны Михаил Пикмуллин, чыгыш ясар өчен алдан ук әзерләнүен, әмма кулына каләм алгач, хөкүмәткә сораулары һәм дәгъвалары булмавы, ә инвесторга гына берничә сорау бирәчәге турында әйтте. Ул «Аксу Агро» агрофирмасы җитәкчесе Аркадий Пироговтан җир пайлары өчен исәп-хисап ясауны һәм аренда түләве бәясен арттыруны сорады.
– Пайлар өчен исәп-хисапны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме буенча гамәлгә ашырабыз, ә инде түләүләргә килгәндә, иртәгә халык белән исәп-хисап ясаячакбыз, – дип ышандырды инвестор.
Хисап җыелышында мәгариф, урман хуҗалыгы, ЭММ бүлеге вәкилләре чыгыш ясадылар.
Район башлыгы Камил Гилманов, киңәшмәгә йомгак ясап, халыкка җыенда яңгараган глобаль проблеманы хәл итәргә вәгъдә итте – мәктәпнең ризык әзерләү блогы өчен төзелеш материаллары инде кайтарылган һәм ашханә белән бәйле мәсьәлә быел көн кадагыннан алыначак.
Нет комментариев