Хәсән Туфан музей-йорты экспозициясе соңгы вакытта тарихны белүчеләр, бу мәдәният учреждениесенең үсеп килүче буынны тәрбияләүдә әһәмиятен аңлаган кешеләр ярдәмендә тулыланды.
Хәсән Туфанның йөзгә якын шәхси әйберен аның туганының улы Айрат Әхмәтов тәкъдим итте. Алар – кул сәгате, кара савыты, якташыбыз якын дуслары-көрәштәшләреннән, язучылардан алган китаплар, аудиоязмалар, газеталар һәм ул яшәгән һәм иҗат иткән мохиттән калган башка бик күп әйберләр. Һәр яңа экспонат экспозициядә лаеклы урын тапты.
Яр Чаллы Үзәк китапханәсе директоры, атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина йорт-музейга Хәсән Туфан портретын бүләк итте. Ул күргәзмә экспозициясендә урын алган.

Нет комментариев