Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында халыкка Дәүләт төркемнәренең мөһимлеге турында сөйләделәр

Бүгенге көндә Татарстанда 2,8 миллионнан артык кеше язылучысы булган 6885 дәүләт төркеме төзелгән.

ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә булдырылган битләр хакимият органнарының ачыклыгын арттыра, шулай ук дәүләт оешмалары турында аңлаешлы, төгәл, тулы мәгълүмат бирә. Татарстан Дәүләт пабликлары саны буенча Россиядә лидер булып тора. Һәр төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә билгеләнде.

Аксубай районы халкы «ВКонтакте» дәүләт төркемнәреннән актуаль мәгълүмат таба һәм элемтәгә керә ала. Аларның иң актуале - безнең муниципаль район башкарма комитеты төркеме.

Район башлыгының матбугат сәркатибе дәүләт төркемнәренең өстенлекләре турында сөйләде

–Дәүләт төркеме – ул барлык актуаль мәгълүматлар басылган дәүләт органының рәсми бергәлеге.

Бүгенге көндә дәүләт төркемнәренең руле шактый зур, чөнки бик күп кешеләр яңалыклар турында нәкъ менә Интернет аша белә, дәүләт хакимияте органы уртаклашкан файдалы контент та халыкка ниндидер вакыйгалар, яңалыклар турында хәбардәр булырга ярдәм итә. Халык шулай ук социаль челтәрләр аша сораулар яки тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итә, яисә дәүләт органының рәсми берләшмәсенә яза ала.

Төркемнәр мөрәҗәгатьләрне кабул итү, халыкны борчыган сорауларга кыска вакыт эчендә җавап бирү функциясен үти.  Шулай ук дәүләт төркемнәрендә авыл һәм район тормышы вакыйгалары һәм чаралары турында актуаль мәгълүматны табарга мөмкин.

#Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев