Аксубай районында терлекләрнең куркыныч авыруларына юл куймау чараларын көчәйтәләр
Район Советында хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын кисәтү һәм булдырмау мәсьәләләре буенча гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды.
Утырыш район башлыгы Алмаз Мингулов катнашында район Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев рәислегендә узды. КЧС эшендә шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, район хезмәтләре җитәкчеләре, терлек сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр катнашты.
Көн тәртибендә бүгенге көннең актуаль мәсьәләләре каралды: хайваннар сәламәтлегенә янаучы хәзерге куркынычларны бәяләү; нәтиҗәле профилактик чараларны эшләү; район ветеринария хезмәте белән үзара эшчәнлекне оештыру.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә аеруча куркыныч авырулар буенча бүгенге вәзгыять турында сөйләде. Район дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш ветеринария табибы Рәис Хөснуллин хайваннарда һәм кошларда авыруларны профилактикалау чараларына җентекләп тукталды. «МОЛКО» ҖЧҖ директоры Хаян Таһиев авыл хуҗалыгы предприятиесенең терлекчелек объектларында биоиминлекне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
– Авырулар килеп чыгу ихтималын булдырмау һәм тотрыклы эпидемиологик вәзгыятьне саклау өчен район хезмәтләренең һәм халыкның үзара хезмәттәшлеген җайга салу бик мөһим, – диде Алмаз Мингулов. – Районда башка төбәкләрдән китерелә торган терлек сату фактлары турында хәбәрдар булырга, халык белән киң аңлату эшләре алып барырга кирәк.
Очрашу йомгаклары буенча терлекләрнең сәламәтлеген контрольдә тотуны көчәйтүгә һәм халыкның хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы расланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев