Аксубай районында сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Ветераннар хәрәкәте активистлары хәрби хезмәткәрләр өчен ДХР һәм ЛХРна гуманитар ярдәм белән алты сәфәр оештырдылар.

Хөрмәтле аксубайлылар, гуманитар йөкне формалаштыруда һәркемнең ярдәме мөһим. Чөнки безнең катнашуыбыз аларга авыр минутларда ярдәм итә, җылыта, көч бирә, безнең өчен кадерле булган кешеләрнең сәламәтлекләрен һәм гомерләрен саклап калырга мөмкин. Ватан сагына баскан кешеләрнең ихтыяҗларыннан чыгып, районда азык-төлек җыю актив бара.

Район кешеләре ярдәм җыю пунктына тушонкалар, сало, шоколад, шикәр, сгущенка китерәләр. Эчке киемнәр, носкилар, медикаментлар, бинтлар, авыртуны баса торган препаратлар кирәк. Моннан тыш автомобиль һәм хәрби хәрәкәтләр алып баруда кирәк булган башка әйберләрне сатып алу өчен финанс ярдәме таләп ителә. Ил өчен катлаулы вакытта читтә калмаска, нацистларга каршы көрәштә гомерләрен куркыныч астына куйган үзебезнең геройларга, Ватанга карата мәхәббәт, халык белән бердәмлек күрсәтегез.

Акачларны Анатолий Николаевич Скворцовның Саклык банкы картасына, ул 8 (919) 627-35-73 номерына беркетелгән, 8 (917) 392-88-91 номеры буенча Флен Җәмил улы Зәйнуллинның Саклык банкы картасына яисә 8 (917) 887-37-84 номеры буенча Виталий Федорович Маркинның Саклык банка картасына күчерергә мөмкин.

Нет комментариев