Аксубай районында С вируслы гепатитын профилактикалау атналыгы уза
2026 елның 9-15 мартында Россиядә хроник вируслы С гепатитын йоктыруга һәм таралуга каршы көрәш атналыгы уза.
С вируслы гепатиты турында нәрсәләр белергә кирәк?
С хроник вируслы гепатиты – бавырны зарарлый торган йогышлы авыру.
Еш кына авыру озак вакыт симптомнарсыз уза, шуңа күрә кеше инфекция барлыгын белмәскә дә мөмкин. Ә авыру көчәя барганда цирроз, бавыр яман шеше булырга мөмкин.
Төп тапшыру юлы – кан аша.
Йогышлану булырга мөмкин:
• гомуми энәләр һәм шприцлар кулланганда
• стериль булмаган инструментлар белән татуировкалар, пирсинг, маникюр үткәргәндә
• чит кешенең пәкесен, теш щеткаларын һәм маникюр кирәк-яракларын кулланганда
• стерильлек кагыйдәләрен бозган медицина процедуралары вакытында
• йөклелек яки бала табу вакытында анадан – балага.
Шуны истә тотарга кирәк: вирус кул кысышу, кочаклау, савыт-саба, ризык, су, йөткерү яки төчкерү аша йога алмый.
Бик еш С гепатиты сизелерлек симптомнарсыз уза.
Кайвакыт түбәндәге билгеләр барлыкка килергә мөмкин:
• хәлсезлек һәм тиз ару
• аппетитның кимүе
* күңел болгану
• уң як кабырга астында авырту
• бәвелнең каралуы
• тире һәм күзләрнең саргаюы
Мондый симптомнар барлыкка килгәндә табибка мөрәҗәгать итәргә һәм тикшерү узарга кирәк.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә вирусның еш мутациясе аркасында С гепатитына каршы вакцина юк.
С вируслы гепатиты иртә ачыкланганда аны вируска каршы препаратлар белән дәваларга мөмкин.
С гепатиты үсеше буенча куркыныч төркеменә кемнәр керә?
Түбәндәге кешеләргә гепатитка канны тикшерергә киңәш ителә:
• кайчан да булса инъекцион наркотиклар кулланган
• татуировкалар яки пирсинг ясаткан
• элек кан салуны кабул иткән
• медицина учреждениеләрендә эшләүче
• башка кешеләрнең каны белән элемтәдә торган
• С гепатиты белән туганнарга.
Бик мөһим!
Аксубай үзәк район хастаханәсе 2024 елдан 25 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансерлаштыру кысаларында С гепатитына тикшеренү үткәрә.
Үткәрү ешлыгы – 10 елга 1 тапкыр. Бу 25, 35, 45, 55 яшьлек һәр кеше диспансерлаштыру кысаларында С гепатитына бушлай тикшерелә ала дигәнне аңлата.
Тикшерү кысаларында канны алалар һәм аны гепатит С (anti-HCV) вирусына антитәнчекләр булу-булмавына тикшерәләр.
Анализга әзерләнү катлаулы чаралар таләп итми: тәүлек алдан майлы ризык ашамаска, ә кан тапшырган көнне процедурага кадәр 30 минут кала тәмәке тартмаска кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев