Районда терлекчелек күрсәткечләре узган елга караганда шактый югары.
Агымдагы елның ике ае йомгаклары буенча районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 4770,1 тонна сөт савылган. 2023 ел дәрәҗәсенә карата процентларга салып исәпләгәндә, бу күрсәткеч 115 процент тәшкил итә. Ике айда бер баш сыерга продуктлылык 15 процентка арткан.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, гыйнвар һәм февральдә 196,6 тонна ит җитештерелгән, бу узган ел күрсәткеченә карата 116 процент тәшкил итә. Шул исәптән – 180 тонна мөгезле эре терлек ите (узган ел дәрәҗәсенә 118 процент).
Сөт җитештерү буенча узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, иң югары үсеш (141 процент) «Молко» ҖЧҖдә.
Нет комментариев