Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 27 майга 37155 гектардан артык мәйданда чәчүлекләрне химик эшкәртү үткәрелгән.
Игенчеләрнең кичектергесез мөһим эшләре арасында – чәчүлекләрне һәм күпьеллык үләннәрне тәрбияләү.
Шул исәптән, 14253 гектарда (план күрсәткеченә карата 33 процент) – чүп үләннәренә каршы гербицид эшкәртү, 11253 гектарда (33 процент) – корткычларга каршы (инсектицид) эшкәртү, 11253 гектарда (планга карата 34 процент) авыруларга каршы (фунгицид) эшкәртү уздырылган.
Алдагы көндә генә бу агрочара 2900 гектардан артык мәйданда башкарылган. Бу эш сабан культураларын чәчү һәм язгы агрочараларның башка төрләре белән бергә алып барыла.
Нет комментариев