Аксубайда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашында район Советының йомгаклау – алтынчы утырышы узды.
Утырыш эшендә шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Камил Гыйльманов, Фоат Вәлиев, ветеринария һәм санитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, Эмиль Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе киңәшчесе Фердинат Дәүләтшин, Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү Идарәсе баш киңәшчесе, районыбыз кураторы Салават Рәхимов катнашты.
Совет утырышы район мәдәният йортында узды.
Сессиядә катнашучылар игътибарына фойеда районның төрле өлкәләрендәге казанышлары күргәзмәләре җәелдерелде. Волонтерларның тематик күргәзмәсе СВО катнашучыларына ярдәм турында сөйләде. Биредә алар якташлары өчен ясаган әйберләрне тәкъдим иттеләр.

Утырышта катнашучылар патриотик күргәзмәләр, шулай ук районның авыл хуҗалыгы тармагы казанышлары белән таныштылар. Үз продукцияләрен Анатолий Самаренкинның гөмбә цехы, «Чистай» ХК, «Актай» җитештерү предприятиесе, Әлфирә Шакированың «Аксубай» АХКсы, Валерий Сапеев КФХлары, шәхси эшмәкәрләр Маргарита Ефимова, Лилия Сафина, Ренат Вафин тәкъдим иттеләр.


Кунаклар шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең, Бикмуллиннар гаиләсенең, Баланда мәдәният йортының агачтан эшләнмәләр ясау остаханәсе, Трудолюбово мәдәният йортының «Славутница» арт-терапия халык студиясе эшчәнлеге белән таныштылар. Моннан тыш, алар районның үзмәшгуль кешеләренең, мәктәп укучыларының тиредән, гипстан, сәйләннән төрле әйберләр, бизәнү әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары ясау буенча кул иҗатын да күрделәр.

Район башлыгы Алмаз Мингулов үзенең чыгышында муниципаль берәмлекнең, анда яшәүчеләр тормышындагы барлык мөһим моментларны чагылдырды, агымдагы елга бурычлар билгеләде.
– 2025 ел Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү, ә безнең районда бөек татар шагыйре, якташыбыз Хәсән Туфанның юбилее уңаеннан Туфан елы билгесе астында узды, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе үз чыгышында. – 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында – Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы, ә безнең районда Яшьләр, бердәмлек һәм игелекле ихтыяр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә безнең алда бик зур эшләр һәм күп кенә чараларны гамәлгә ашыру бурычы тора.
.jpg)
Районның җитештерү потенциалын күтәрүдә төзелеш комплексының роле зур. 2025 елда төзелеш-монтаж эшләре күләме 1,8 млрд. сум тәшкил иткән (2024 елда – 1,1 млрд. сум), шулардан юллар төзелешенә – 1 млрд. сум (2024 елда – 0,89 млрд. сум), социаль өлкәгә – 0,8 млрд. сум (2024 елда – 0,21 млрд. сум) кертелгән.
Акчаның шактый өлеше мәгариф тармагының матди базасын яңартуга юнәлтелгән: Аксубайның 1 нче мәктәбендә масштаблы капиталь ремонт, Кәкре Күл мәктәбендә капиталь ремонт ясалган. 2025 елда универсаль технологияләр техникумы студентлары өчен укыту-җитештерү корпусының беренче чираты төзелеше тәмамланган. Шулай ук районда дүрт ФАПны ремонтлау һәм Түбән Савруш авылында ФАП төзү төгәлләнгән, Иске Ибрай мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясалган. Аксубай үзәгендә җәмәгать киңлеген төзекләндерү төгәлләнгән. Социаль ипотека программасы буенча 2025 елда ике сигез фатирлы йорт төзелә башлаган, 2026 елда төзелеш тәмамланачак.
Торакны файдалануга тапшыру планы 164 процентка үтәлгән. Алты күпфатирлы йортта капиталь ремонт үткәрелгән, дүрт йортның фасады җылытылган, бу эшләр 28 миллион сумга төшкән.
Район җитәкчесе үз чыгышында су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү (биш торак пунктта 18 км озынлыкта 75 млн.сум), республика программасы буенча урамнарны яктыртуны торгызуга, төбәк һәм муниципаль юлларны төзү һәм ремонтлау мәсьәләләренә тукталды.
Яңа Мокшино авылына 430 млн. сумлык автомобиль юлын реконструкцияләү төгәлләнгән, кече Сөнчәлегә кадәр юл төзелешенең 260 млн. сумлык беренче этабы үткәрелгән. Аксубай-Федоровка һәм Аксубай-Нурлат автомобиль юлларына капиталь ремонт ясалган, аларның озынлыгы 2,8 км (196 млн. сумлык).
Иске Ибрай, Яңа Дума һәм Иске Үзи авылларында юлларга 60 млн. сумлык асфальт җәелгән. Муниципаль юл фонды буенча 1 км.дан артык урам-юл челтәре норматив хәлгә китерелгән (25,6 млн. сумлык).
Үзара салым программасы район авылларын үстерү проблемаларын нәтиҗәле хәл итәргә һәм аларның инфраструктурасын яхшыртырга мөмкинлек бирә. 2025 елда бу максатларга 32 млн. сум юнәлдерелгән, шул исәптән шулар хисабына 16 км. юлга вак таш җәелгән.
2026 елда төзелеш-монтаж эшләре күләме 3 млрд. сум тәшкил итәчәк, шул исәптән социаль өлкәгә – 1,6 млрд. сум. Ябык боз сарае төзү, район мәдәният йортына, үзәк район хастаханәсенә, яшьләр үзәгенә, йөзү бассейнына капиталь ремонт ясау, «Яшьләр» паркын һәм «Җиңү» паркын реконструкцияләү; җиде торак пунктның үзәк урамнарына асфальт салу, кече Сөнчәлегә кадәр автомобиль юлын һәм Тимошкино-Иске Үзи автомобиль юлын капиталь ремонтлау ниятләнә.
Алмаз Мингулов билгеләп үткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади үсеш рейтингында Аксубай районы 4 нче позициягә күтәрелгән һәм 26 нчы урынны алып тора. Ул шулай ук район икътисады буенча мәгълүматларны китерде: тулай территориаль продукт күләме 23,2 млрд сум тәшкил иткән, үсеш темпы 107 %. Төп капиталга инвестицияләр күләме 123 % үсеш белән 4,2 млрд. сум тәшкил иткән. Төяп озатылган продукция күләме 30,9 млрд. сум тәшкил иткән, 2025 ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексы – 93,6 %.
Чыгышта нефть чыгару мәсьәләләре, җитештерү предприятиеләре – «Татавтодор» АҖ филиалы, Чистай электр челтәрләре, газ хезмәте, Аксубай урман хуҗалыгы, «Урман Мастер» ҖЧҖ, «Гарант» ҖЧҖ, «Җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ һәм башка оешмалар эше чагылыш тапты. Шулай ук авыл хуҗалыгы тармагына да тукталды. Бу өлкәдә 780 кеше эшли. Уртача айлык хезмәт хакы 66,5 мең сум тәшкил итә. 2025 елда авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 6,1 млрд сум тәшкил иткән. Агросәнәгать комплексы рейтингында район 24 нче урында тора. Авыл хуҗалыгы продукциясе структурасында – 74 % үсемлекчелек, 26 % терлекчелек. Районның төп эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре булып «Чистай» Холдинг компаниясе, инвестор Альберт Хөснуллин (сөрүлек җирләр структурасында 63 % тәшкил итә) һәм «Волга-Селект» ҖЧҖ, инвестор Ирек Богуславский (17 %) тора. Район хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 14,5 мең баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 6,6 мең башы сыерлар. Хисап елында игенчелек тармагында зур уңышларга ирешелде.
Зал районның республикада беренче булып бөртеклеләрне җыеп бетерүе һәм Татарстан Республикасы Рәисенә яңа уңыш икмәге тапшыруы турындагы сүзләрне алкышлар белән кабул итте.
Бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы бер гектардан 46,1 центнер тәшкил иткән – бу республикада 3 нче урынны тәэмин иткән. 122 мең тонна ашлык җыелган.
Район башлыгы ассызыклаганча, үсемлекчелектә прогрессив технологияләр кертелә. «Чистай» холдинг компаниясе моның ачык мисалы булып тора. 2025 елда агрохолдинг 10 комбайн һәм 7 МАЗ автомобиле сатып алган. Предприятие 4 ел эшләү дәверендә 2,5 млрд. сумнан артык инвестиция керткән. Бүген, хезмәткәрләр саны 438 кеше, уртача хезмәт хакы 78 мең сум тәшкил итә.
Узган ел ашлык киптерү комплексы һәм эретмә узелы төзелеше тәмамланган, инвестицияләр күләме 156 млн сум. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча ашлык киптерү комплексына 26,5 млн. сумлык юл төзелгән. Шулай ук Агрохолдингның Иске һәм Түбән Савруш авылларындагы фермаларына 54 млн. сумлык асфальт түшәлгән керү юллары төзелгән.
Районда «Волга-Селект» ҖЧҖ компаниясе проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә, алар арасында ашлык киптерү комплексы һәм инвестицияләрнең гомуми күләме 1,2 млрд сум булган орлык заводы төзелеше дә бар. 354 млн. сумлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алынган.
Район җитәкчесе шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә, аларга ярдәм итү программаларына игътибарны юнәлтте. Районда 47 КФХ исәпләнә. Фермерлар 10 мең гектар җир эшкәртә һәм 2 100 баш терлек асрый.
Тугыз мең хуҗалык шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып бара.
2025 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 23 млн. сум дәүләт ярдәме күрсәтелгән, бу узган елга карата 138 % тәшкил итә.
Кече фермалар төзүгә субсидияләр шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кирәкле ярдәм чарасы булып тора. Узган ел 4 шәхси ярдәмче хуҗалык 1әр млн. сум алган.
Кызганычка каршы, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм КФХларда мөгезле эре терлекләр саны кимү күзәтелә, шуңа бәйле рәвештә дәүләт программаларында катнашу эшен активлаштырырга кирәк. Муниципаль бюджеттан ел саен 5 һәм аннан күбрәк сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтелә. Программа эшли башлаганнан бирле 2,4 млн. сумлык 90 саву аппараты тапшырылган. Утырышта тагын 17 саву аппараты алуга сертификатлар тапшырылды.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга өстәмә ярдәм күрсәтү максатларында районда товар һәм нәселле таналар сатып алу чыгымнарын каплау буенча республика бюджетыннан түләнә торган 80 һәм 90 мең сум күләмендә өстәмә рәвештә һәр башка 60 һәм 70 мең сум күләмендә яңа ярдәм чарасы кертелгән, бу таналар сатып алу чыгымнарының 70 %тын компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк.
Район башлыгы эшлекле активлыкка да кагылды: 2025 елда районда 26 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты ачылган, аларның гомуми саны 565 берәмлек тәшкил иткән. Чыгыш ясаучы шулай ук сәнәгать паркларын үстерү турында да сөйләде.
Район территориясендә Анатолий Самаренкинның гөмбә җитештерү буенча Агросәнәгать паркы эшли, анда ай саен 6 тоннага кадәр гөмбә җитештерелә. Владислав Морозов сәнәгать паркында 2026 елда кыйммәтле балык токымнары маймычларын үрчетү һәм үстерү проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла, ә хәзер монда 12 резидент эшчәнлек алып бара.
–Районда кече бизнесны алга таба үстерү перспективаларын без төзелеш материаллары җитештерүдә, авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек продукциясен җитештерүдә һәм эшкәртүдә, кошчылыкта, яшелчәчелектә, туризмны үстерүдә, шешәләргә салынган су һәм умартачылык продуктлары җитештерүдә күрәбез, – диде Алмаз Мингулов. – Туристлык потенциалына аерым игътибар биреләчәк.
Район җитәкчесе үзенең хисап чыгышында мәгариф, мәдәният өлкәләре эшчәнлеген дә чагылдырды.
Утырышта демографиягә игътибарны юнәлттеләр. Районда 25714 кеше яши, 434 күпбалалы гаилә исәпләнә, аларда 1450 бала тәрбияләнә. Туучылар санын кызыксындыру максатыннан, 2025 елның августыннан муниципаль бюджет хисабына ике яңа матди ярдәм чарасы кертелгән – бала туганда хатын-кызларга 10 000 сум һәм дүртенче бала туганда 50 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнгән (38 гаилә 630 мең сум күләмендә түләүләр алган).
Районда 7100 яшь кеше яши, урта һәм югары уку йортларында 890 студент белем ала. Яшьләрне район предприятиеләренә һәм оешмаларына беркетү буенча планлы эш алып барыла.
Районда «Форпост», «Яшь армия», «Алдынгылар хәрәкәте», «Ватанга хезмәт итәм», «Сәләт», «Яшь гвардия», ветераннар Советы һәм яшьләр бүлеге яшьләр белән актив эш алып баралар. «Алдынгылар хәрәкәте» эшчәнлеге кысаларында районда 1750 кеше катнашында 21 башлангыч бүлекчә ачылган. Балалар һәм яшьләр белән патриотик эш алып баруга аерым игътибар бирелә. Нотыкчы шулай ук районда спорт үсеше турында да сөйләде. Спорт белән шөгыльләнү өчен районда «Яшьлек» спорт залы, «Дельфин» йөзү бассейны, чаңгы базасы һәм 124 спорт корылмасы эшли. 2025 елда «Аксу» ябык футбол манежы ачылды. Алмаз Мингулов Васил Шәйхразиев йөзендә район халкыннан Татарстан Республикасы Рәисенә һәм республика хөкүмәтенә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырганнары, шулай ук 2026 елда боз сарае төзелешенә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Аерым тема буларак сәламәтлек саклау, мәдәният, хокук тәртибе, грантларда катнашу, СВО, волонтерлык хәрәкәте өлкәләрендәге мәсьәләләр каралды.

Махсус хәрби операциягә 211 якташыбыз җәлеп ителгән. Битараф булмаган район халкы, ә бу 350дән артык волонтер – 106 мең кв. метр яшеренү челтәре үргән, дроннарны бәреп төшерү өчен 141 мең берәмлек әзерләмә җитештерелгән, 22 мең окоп шәмнәре ясалган, 3100 йоклау капчыгы, дронга каршы плащ, футболкалар, җылы өс киемнәре һәм балаклав тегелгән. 2022 елдан СВО зонасына һәм шефлыкка алынган шәһәрләргә гомуми суммасы 130 млн. сумлык 45 гуманитар йөк җыеп озатылган. Сугышчыларга ярдәмгә 48 автомобиль, 23 мотоцикл, 640 берәмлек махсус (миноэзләгечләр, квадрокоптерлар, бинокльләр) һәм 750 берәмлек техник җиһаз (бензопычкылар, шөрепборгычлар, генераторлар һәм төрле төрдәге мичләр) җибәрелгән. СВОда катнашучыларның гаиләләре өчен районда утын, мал азыгы китерү оештырылган, ремонт эшләрендә ярдәм күрсәтелгән, су белән тәэмин итү һәм газлаштыру мәсьәләләре хәл ителгән. СВОдан демобилизацияләнгән катнашучыларны эшкә урнаштыру буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә 10 кеше эшкә урнаштырылган, алты кеше алга таба эшкә урнашу өчен белем ала.
Зал Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Иванович Панюковны, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар Өлфәт Заһидуллинны, Евгений Васильевны һәм Михаил Маклаковны алкышлар белән сәламләде. Залда утыручыларның көчле алкышлары астында Алмаз Мингулов СВО катнашучыларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Яңа Кармәт авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеше турындагы доклад белән җирлек башлыгы Илнур Шакиров чыгыш ясады.

«Волга-Селект» ҖЧҖенең үсемлекчелек тармагында нинди уңышларга ирешүе турында әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенең икътисад һәм финанслар буенча директоры Алмаз Хәсәнов сөйләде.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Куштукованың чыгышы районда мәдәният үсешенә багышланды.
Утырышта катнашучыларны сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин сәламләде. Ул Татарстан депутатларының Дәүләт Думасында эшләвенең республика өчен әһәмияте турында бәян итте.
Утырышка Васил Шәйхразиев йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республика үсешендә Аксубай районының да өлеше зур.
– Район күп күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны били, – дип ассызыклады ул. – Әмма аның алга таба үсеш өчен зур потенциалы, мөмкинлекләре бар. Аксубайның резервлары бар, эшләрне алга таба да уңышлы алып барырга язсын!
.jpg)
Район Советы утырышы бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Нет комментариев