Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы сессиясендә көннең мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Район Советында район Советының ХХVII утырышы узды.

Аксубай районы бюджетының үтәлеше, район Советының «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджеты турында» карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәгълүмат белән (Аксубай муниципаль районы Советының 02.02.2024 елда кабул ителгән 188 номерлы Карары редакциясендә) финанс бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова чыгыш ясады.

2023 елда район территориясендә кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген саклау турындагы хисап белән Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Аксубай районындагы иҗтимагый ярдәмчесе Җәмилә Вәлиева чыгыш ясады.

Районның 2023 елга контроль-хисап палатасы отчеты белән палата җитәкчесе Габделәхәт Салихов таныштырды.

Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаевның чыгышы Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге эше нәтиҗәләренә багышланды.

Сессия азагында район тармакларының аерылып торучы хезмәткәрләрен бүләкләү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев