Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы Мактаулы гражданин Әфрәим Кузюров белән хушлашты

Аксубайлы Әфрәим Хәлиулла улы Кузюровны соңгы юлга озаттылар.

Аксубай районының Мактаулы гражданины Әфрәим Хәлиулла улы Кузюров 88нче яшендә арабыздан китте.

Әфрәим Хәлиулла улының тормыш юлы – туган якка һәм аның кешеләренә хезмәт итү үрнәге.
Күп балалы авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туган егет гади колхозчыдан халык суды рәисенә кадәр юл уза. Флотта хезмәт итә, клуб мөдире була, авыл советын җитәкли, эшчеләр комитеты рәисе була, мәктәп директоры булып эшли, район газ хезмәтен, авыл хуҗалыгы идарәсенең юридик бүлеген җитәкли.

Әфрәим Хәлиулла улы унбиш ел дәвамында район суды рәисе булып эшли. Закон хәрефеннән чигенмичә, хөкем карары чыгарганда ул һәрвакыт гуманизмга таяна. Гаделлеге һәм намуслылыгы өчен аны аксубайлыларның берничә буыны хөрмәт итте.

Судья Кузюров Аксубай халык судында өч срок эшли, ул чорда күрсәткечләр дә республикада иң яхшылардан була. Судья вазифасында берничә тапкыр республика Югары судының Рәхмәтенә лаек була. Аның тормышында ике ел Алексеевск районы судында рәислек иткән чор да бар.

Лаеклы ялга чыкканчы Әфрәим Хәлиулла улы 18 ел район авыл хуҗалыгы идарәсенең юридик бүлеген җитәкли, анда аның бәяләп бетергесез эш тәҗрибәсе дә, җитәкче тәҗрибәсе дә кирәк була.
Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Әфрәим Хәлиулла улы районда абруйлы кеше булып калды. Һәм һәрвакыт, абруйны яулап алырга кирәк түгел, вөҗдан кушканча яшәргә кирәк, дип санады. Гади, ачык, игелекле, битараф булмаган – аксубайлылар Әфрәим Хәлиулла улын әнә шулай истә калдырачак.

Ул актив җәмәгать эшлеклесе, үрнәк гаилә башлыгы була, дүрт бала – кызлары Чулпан, Луиза, Ландышны һәм улы Равилне тәрбияләп үстерә. Кузюровларның барлык балалары да югары белем алган, ике кызлары – педагоглар, өченчесе җәмәгать туклануы өлкәсендә эшли, улы – Равил Әфрәим улы Татарстанның урман хуҗалыгы министры.

Әфрәим Хәлиулла улы белән хушлашу Аксубайда гаилә озак еллар яшәгән йорт янында узды.

– Әфрәим Хәлиулла улының тормыш юлы якты һәм шул ук вакытта җиңел булмады. Нинди генә вазифада эшләмәсен, ул гадел, кырыс кеше иде, кул астында эшләүчеләргә, якыннарына һәм әйләнә-тирәсендәгеләргә дә шундый ук таләпләр куйды, – дип билгеләп үтте хушлашу мәрасимендә район башлыгы Камил Гилманов. –Миңа Әфрәим Хәлиулла улы белән ул авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән вакытта эшләргә туры килде. Тәҗрибәле юрист буларак, аның янына киңәш сорап һәркем керә ала иде.

Соңгы елларда Әфрәим Хәлиулла улы туган бистәсе һәм районы турында кайгыртып яшәде. Иртәне ул район үзәге буйлап йөрүдән башлый иде. Без, редакция хезмәткәрләре, аның белән еш очраштык һәм һәрвакыт аның оптимист булуына соклана идек. Ул яхшы әйберләрне күрә һәм бу турыда сөйли белә иде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Хөкүмәте исеменнән Кузюровлар гаиләсенең кайгысын Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары, территорияләр белән эшләү буенча Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов уртаклашты.

Шулай ук Аксубай районының элеккеге башлыгы Илһам Вәлиев һәм Әфрәим Хәлиулла улының беренче тормыш иптәшенең апасы да кайгы уртаклашуларын белдерделәр.

– Әтиебезне соңгы юлга озатырга килүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Безнең әти бик гадел, бик җаваплы һәм бик намуслы кеше иде. Мондый мохиттә тәрбияләнеп үсүебез өчен без аңа бик рәхмәтле. Һәм ул һәрвакыт кешеләр өчен җан атты, – дип сөйләде Равил Кузюров. – Әти үзенең туган районында якташлары белән бергә яшәвенә бик шат иде.

Равил Әфрәим улы әтисенең тормышында талымсыз булуын, кайчандыр фатир буларак алган өендә яшәвен билгеләп үтте, гәрчә улы аңа яңа йорт төзергә тәкъдим итсә дә. Әтисе исә һәрчак, Сталинның да бер генә шинеле булган, дип кабатларга яраткан.

Әфрәим Кузюровны туган авылы Яңа Дума зиратында җирләделәр.

Монда авыл мәчете янында аның якташлары хушлашу һәм мәрхүм рухына дога кылыр өчен җыелдылар.

Мәчет янында саубуллашу символик мәгънәгә ия. Авылның беренче муллалары Кузюровлар нәселе вәкилләре булган бит.

1775 елда бу мәчетнең беренче мулласы Әфрәим Хәлиулла улының бабасы – Кузюр бабай булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев