Әлмәттә үткән Рәис Нәгыймов исемендәге «Урсал тауда» Халыкара фестиваль-бәйгедә балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе Әнвәр Әхмәтшин икенче дәрәҗә лауреат булды.
Бу Аксубай балалар сәнгать мәктәбе өчен чираттагы бүләк.
Әнвәр талантлы, музыка белән җитди мавыга. Ул “Соло. Баян ” номинациясендә чыгыш ясады, бәйге әсәрен югары дәрәҗәдә тәкъдим итте. Тәрбияләнүченең җиңүен аның укытучысы Владимир Лосюгин бүлешә.
Фото: балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев