Район сессиясендә район муниципаль учреждениеләренең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасын җирле үзидарә органнары белән үзара эшчәнлек һәм Аксубай муниципаль районы Советының методик-мәгълүматлаштыру эше бүлегенең әйдәп баручы белгече Марина Золина алды.
Күпьеллык намуслы хезмәте, районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе һәм 65 яше тулу уңаеннан Аксубай муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Рәис Галиевка район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Нет комментариев