Аксубай муниципаллары республика бүләгенә лаек булды
Соңгы яңалыклар

Аксубай муниципаллары республика бүләгенә лаек булды

Аксубай районы Советының йомгаклау утырышында район тармакларының иң яхшы вәкилләрен бүләкләү булды.

«ТР Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасына Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Богданова һәм Иске Ибрай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Румия Зарипова лаек булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров район муниципаль берәмлекләре хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырганда аларга эшләрендә алга таба да уңышлар теләде.


Нет комментариев