Аксубай «Милләт кроссы – 2023», «Татарстан кроссы» җиңүчеләрен йөгерү мәйданчыгында бүләкләделәр
Традицион көзге җиңел атлетика ярышлары өч йөздән артык катнашучыны җыйды.
Иң нәтиҗәле йөгерешчеләр яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге буенча Мактау грамоталары һәм медальләргә лаек булдылар.
Районның иң яхшы җиңел атлетчыларын хөрмәтләү спорт ветераны Анатолий Калмыковтан башланды. Ул икенче урынны алды. Анатолий Михайлович укучылар алдында фатиха сүзләре белән чыгыш ясады.
– Беркайчан да тәмәке тартмавым аркасында 74 яшьтә дә мин яхшы физик формага ия, – диде ул. – Спорт һәм зарарлы гадәтләр бер-берсе белән тәңгәл килми.
Җыелучыларның алкышлары астында ул грамота һәм медаль алды. Ветераннар арасындагы йөгерештә беренче урынны Василий Крмаков яулады.
2012 елда туган һәм яшьрәк малайлар арасында Егор Наумов (Иске Мокшино мәктәбе) беренче урынны алды. Икенче урында – Лев Кондратьев (3 нче Аксубай мәктәбе), өченче призлы урынны ике катнашучы – Матвей Илюшкин (Савгач мәктәбе) һәм Даниил Ашаев (2 нче мәктәп) алдылар.
Кызлар арасында бу яшь төркемендә беренче һәм икенче урыннарны Ульяна Илюхина (Савгач мәктәбе) һәм Юлиана Ижбаторкина (Иске Мокшино мәктәбе) яулады. Лия Тимофеева (Савгач мәктәбе) һәм Зөһрә Шәрифуллина (Иске Ибрай мәктәбе) өченче призер булдылар.
Бер яшькә яшьрәк малайлар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Ярослав Липатов (Савгач мәктәбе) – I урында, Кәрим Гатауллин (Иске Ибрай мәктәбе) – II урында, Ризван Хәмидуллин (3 нче мәктәп), Владислав Сидияров (Савгач мәктәбе) – III урында.
Аларның яшьтәшләре арасында финишка беренче булып Ангелина Филиппова (Савгач мәктәбе) йөгереп килде, Эльвира Гарифуллина (Иске Ибрай мәктәбе) – икенче, Ангелина Чернова (Сөнчеле мәктәбе) һәм Эвелина Филиппова (Савгач мәктәбе) өченче булдылар. Югарыда билгеләп үтелгән спортчыларның дистанциясе – 1 километр.
Бер километр ярымга 2008-2009 елгы яшүсмерләр йөгерде. Иң яхшы нәтиҗәгә Дмитрий Бульбов (Иске Тимошкино мәктәбе) иреште, икенче булып Салават Вәлиуллин йөгереп килде (1 нче мәктәп). Данис Аюпов (3 нче мәктәп) һәм Роман Григорьев (Савгач мәктәбе) өченче булдылар. Бу яшь төркемендә кызлар арасында Ләлә (Бикушева (Иске Ибрай мәктәбе) көндәшләренә җиңүгә шанс калдырмады. Икенче нәтиҗә Гүзәл Вәлиуллинада (1 нче мәктәп). Призерлар өчлеген Ирина Кондратьева (2 нче мәктәп) һәм Ангелина Кириллина (Иске Ильдеряк мәктәбе) япты.
2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында беренче булып финишка Сәет Кадыйров (Иске Ибрай мәктәбе) йөгереп килде. Аның артыннан – Илфат Сөләйманов (1 нче мәктәп), Никита Белов (2 нче мәктәп) һәм Рәҗәп Хәйбуллин (Иске Ибрай) килде.
2006-2007 елларда туган кызлар арасындагы көч сынашуларда Энҗе Батдалова (Иске Ибрай мәктәбе), Екатерина Белова (Иске Ильдеряк мәктәбе), Регина Павлова (Савгач мәктәбе) һәм Аида Баталина (3 нче мәктәп) призерлар булдылар.
19-29 яшьлек спортчылар арасында искеибрайлы Рәҗәп Хәйбуллин һәм Гөлдания Гелметдинова җиңү яуладылар.
30-39 яшьлек йөгерешче хатын-кызлар арасында Лилия Мясникова (2 нче мәктәп), Светлана Ашаева (Спорт мәктәбе), Римма Сафина (район үзәк хастаханәсе) призерлар булдылар. Ир-атлар арасында – Егор Гусляков (Кәкре Күл), Зөлфәт Сафин (РҮХ) беренче һәм икенче урыннарны яуладылар.
40-49 яшьлек ир-атлар арасында Владимир Уфандеев беренчелекне яулады, Алексей Буинский икенче булып килде (икесе дә спорт мәктәбе вәкиле), өченче урында – Мансур Сәхабетдинов (Җылылык челтәрләре).
Хатын-кыз спортчы-ветераннар арасында (50-59 яшьлек) Зоя Шихрановага тиңнәр булмады (3 нче мәктәп). Финишка икенче булып Надежда Степанова (Сөнчәле) килде, Аксубайда яшәүче Нина Анашкина һәм Нина Галимова өченче призерлар булдылар.
Әлеге яшь төркемендәге ир-атлар арасында Сергей Купцов («ТАТЕКС») иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, икенче урында – Леонид Васильев (Савгач мәктәбе), өченче урында – Валерий Павлов (1 нче мәктәбе) һәм Флен Зәйнуллин (Татэнергосбыт).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев