Район үзәгеннән автоледи Валентина аксубайлыларны Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юлда үз-үзеңне тоту этикасын үтәргә чакыра.
Автоледи буларак кына түгел, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Мичурин-Мәктәп урамнарында иртә белән күзәтелгән хәлгә борчылган әни буларак та.
– Көн саен иртән машинада өлкән баламны мәктәпкә, кечесен балалар бакчасына илтәм. Мәктәп урамында хәрәкәт бер яклы гына, шулай да барысы да юл билгесенә игътибар итмичә, узып китәргә телиләр яисә баланы мәктәп ишек төбендә үк төшереп, шуннан ук борылалар һәм каршы хәрәкәт итеп, кире Мичурин урамы буйлап китәләр. Нигездә, шул ук мәктәптә укучыларның ата-аналары, – дип зарланып сөйли Валентина. – Бер-беребезне хөрмәт итәргә кирәк! Балаларыбызның куркынычсызлыгы хакына. Баланы төшереп, Төньяк урамы буенча менеп китеп юлның бу участогын әйләнеп узарга һәм Золин урамына чыгарга да була бит инде.
Һәр көнне үзебез үк бу юл ситуациясе шаһиты булабыз. Машиналарның бер-берсе белән һәм иртән Мичурин һәм Мәктәп урамнарында мәктәп автобусы белән чәкәләшмәскә тырышуларын күзәтәбез. Күпләр юл йөрү кагыйдәләрен бозган кебек. Вариант буларак, баланы тротуарда калдырырга һәм мәктәпкә кадәр берничә метр җәяү барырга тәкъдим итәргә мөмкин. Без укучыбызның мөрәҗәгатен дәүләт автоинспекциясе белән уртаклаштык.
– Билгеләр ЮХИДИ хезмәткәрләре басып тору һәм штрафлар салу өчен түгел, ә нәкъ менә бу участокта юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч янавы өчен уйлап табылган. ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпләр, балалар бакчалары янындагы хәрәкәтне контрольдә тота. Бу участокта да даими кизү торабыз. Тик билгене көн дәвамында саклау мөмкинлеге юк, – дип шәрехләде ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Бу участокта эшне көчәйтәчәкбез. Мөрәҗәгатьтә юл ситуациясен чишү варианты начар түгел. Чыннан да, хәрәкәтне кыенлаштырмас өчен күрше урамнар буйлап да йөреп була, ике-өч минут берни дә хәл итмәячәк.
Аксубайда тагын кайда юл хәрәкәте кагыйдәләрен ешрак бозалар? Моның белән ничек көрәшергә? Комментарийларда бүлешегез!
Нет комментариев