Аксубай коммуналь хезмәткәрләрен район сессиясендә хөрмәтләделәр
Район Советы утырышында коммуналь хуҗалыкның алдынгы хезмәткәрләре бүләкләргә лаек булдылар.
Торак-коммуналь хуҗалык тармагында күпьеллык фидакарь хезмәт, һөнәри бурычларны үрнәк башкару һәм Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан, район башлыгының Мактау грамотасы белән Нурлат җылылык челтәрләре эшчеләрен: биологик чистарту корылмалары операторы Игорь Валеров, авария-төзекләндерү эшләре слесаре Владимир Ликеев, су челтәрләре хуҗалыгы контролеры Любовь Болокан, су челтәрләре хуҗалыгы мастеры Иван Хмелев бүләкләнде.
Аксубай шәһәр тибындагы бистә Идарәче компаниясе белгече Наталья Золинага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев