Аксубай елдан-ел – матурая, тормыш уңайлырак була бара
Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе Советының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча йомгаклау утырышы узды
Киңәйтелгән утырышта җирле совет депутатлары, районның хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты. Утырыш эше белән район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелек итте.
Район үзәге елдан-ел үзгәрә, уңайлырак була бара, 2023 елда да аксубайлыларның тормыш сыйфатын яхшырту буенча күп эшләр башкарылды. Бу Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакировның хисап докладында чагылыш тапты.
– 2024 елның беренче гыйнварына Аксубай шәһәр тибында бистәсендә 9387 кеше исәпләнә. 2023 елда 51 сабый дөньяга килгән, 87 кеше бакыйлыкка күчкән. 2023 елда бистә буенча демографик хәл мактанырлык түгел, үлүчеләр саны туучылар саныннан арткан, – дип билгеләп үтте Алмаз Бакиров. – Тормыш шартларын яхшырту әлеге күрсәткечне яхшыртырга ярдәм итәр дип өметләнәбез.
Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе Советы 10 депутаттан тора. 2023 елда аның эше бистәнең алга таба үсешенә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән иде. Халык сайлаган кешеләр үз бурычларын уңышлы үтәде.
Чыгыш ясаучы халыкны борчыган төзекләндерү, капиталь ремонт мәсьәләләренә дә тукталды.
– Ел авыр, икътисади яктан катлаулы булуга карамастан, 2023 ел дәвамында төзекләндерү эшләре алып барылды, – дип билгеләп үтте ул. – Федераль, республика, җирле программалар эшләвен дәвам итә, алар ярдәмендә бистә инфраструктурасын алга таба үстерү һәм куелган бурычларны үтәү мөмкинлеге туды. 2023 елда район һәм республика бюджеты акчалары хисабына күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча Мазилин урамындагы дүрт күпфатирлы йортка һәм Октябрь урамындагы бер йортка капиталь ремонт ясалды. 2023 елда бистә буенча 23 торак йорт файдалануга тапшырылды. Республика акчалары хисабына «Юность» спорт комплексында капиталь ремонт үткәрелде.
Заманча шәһәр мохитен формалаштыру буенча «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү» чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Романов, Совет, Ленин урамнарын төзекләндерү эшләре башланды. Бу территорияләрдә яңа тротуар салынды, урам яктырткычлары, кашпо, урналар куелды, газон чирәме чәчелде һәм куаклар утыртылды.
«Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча киң колачлы республика программасы кысаларында зур эшләр башкарылды. Боларның барысын да бистәне ямьләндерә, тормышны яхшырак, сыйфатлырак итә.
Яз көне бистә территориясендә чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча икеайлык узды. Барысын да үз көчебез белән башкарырга тырыштык, төп йөкләнеш бистәнең ишегалларын җыештыручыларына төште. Алар көн саен урамнарны, паркларда һәм скверларда чүп савытларын чүп-чардан чистарталар, тротуарларны һәм юлларны себерәләр, чәчәкләр утырталар, су сибәләр, үләннәрне чаптыралар, куакларны кисәләр, рөхсәтсез чүплекләрне бетерәләр, чишмә территориясен җыештыралар һ.б. Кышкы чорда тротуарларны, паркларны һәм скверларны кардан чистарталар, бистәне Яңа ел чараларына әзерләүдә катнашалар. Узган җәйдә Мазилин урамын яшелләндерү буенча зур эш башкарылды, чәчәк түтәлләре ясадылар, куаклар утырттылар.
Ел саен җирле бюджет хисабына юлларны кышын карап тоту, урамнардан карны чистарту һәм җыештыру, юл тамгалары төшерү, юл билгеләре кую, юлларда чокырларны ремонтлау гамәлгә ашырыла. Бүлеп бирелгән дүрт махсус техника – автогрейдер, МТЗ-82, «Амкодор» һәм «Барсик» кар җыю техникасына, бигрәк тә бу елның карлы кышы шартларында, ихтыяҗ зур булды. 2023 елда «Татарстан Республикасы торак пунктларының юл-урам челтәрләрен ремонтлау» программасы кысаларында Профсоюз, Комсомол, Җиңү урамнарында юлларга вак таш түшәлде, Карл Маркс урамындагы юл өслеген, Полорусов-Шелеби урамы өлешләре асфальт белән капланды. Гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге юлларда юл эшләре программасы буенча Толстой урамы буйлап елга аша тротуар төзелде, Толстой урамы, 49 йорт адресы буенча яңа күпфатирлы йортка керү юлына асфальт түшәлде, Мазилин урамы, 12 нче күп фатирлы йорт янында субүлгеч ясалды. Җәй көне куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары программасы буенча Ленин урамында 13 метр озынлыкта яңа күпер төзелде.
Чыгыш ясаучы үзара салым акчалары буенча да хисап тотты.
– Үзара салым программасы гамәлдә булган вакытта бистәдә җыелган акчага җирле әһәмияттәге күп кенә мәсьәләләрне хәл иттек, – диде ул. – 12 балалар уен мәйданчыгы төзелде, 900 дән артык урам яктырткычы куелды, бистәнең биш урамында бишенче чыбык сузылды, җәяүлеләр өчен ике юл кичүе ремонтланды, тротуар төзекләндерелде, мөселман һәм православие зиратларында яңа коймалар һәм капкалар куелды, контейнер мәйданчыклары сатып алынды һәм куелды, карт агачлар киселде.
Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә 2023 елда үзара салым акчасына Хәсән Туфан урамы буенча балалар өчен уен мәйданчыгы сатып алынган һәм урнаштырылган, рота чапкычы сатып алынган, 95 энергия саклаучы урам яктырткычы куелган.
Агымдагы елда да Аксубай бистәсендә шактый үзгәрешләр көтелә. Шул исәптән: Мазилин урамындагы 12, 70 һәм 74 нче күпфатирлы йортларның фасадына һәм түбәләренә капиталь ремонт ясау; Романов, Совет, Ленин урамнарын төзекләндерү эшләрен дәвам итү (2 нче чират); «Безнең ишегалды» программасы буенча күпфатирлы йортлар территорияләрен төзекләндерү. Шулай ук бистә урамнарына вак таш түшәү һәм асфальт салу эшләре дә дәвам иттереләчәк. «Татнефть» ПАО гранты хисабына Совет һәм Рәис Беляев урамнары буенча балалар уен мәйданчыклары урнаштырылачак.
Район үзәгендә хокук тәртибе турында эчке эшләр бүлегенең өлкән участок вәкиле Азат Гайнуллин хисап тотты.
Медицина хезмәте күрсәтүнең ничек оештырылуы, халыкка диспансеризация узу кирәклеге турында баш табиб урынбасары Юлия Антохина сөйләде. Бистә территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә Нурлат һәм Аксубай районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Бибиков тукталды.
Район мәдәният йорты директоры Ольга Копаневаның чыгышы район үзәгендә яшәүчеләрнең мәдәни ялын оештыруга, сәнгать төрләренә кызыксыну уятуга, милли традицияләрне саклауга багышланган иде.
Район башлыгы Камил Гилманов бистә советы эшчәнлегенә йомгак ясады.
– Аксубайда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча бик күп эшләр башкарылды, – дип ассызыклады ул. – Ниятләнгәннәрнең барысы да үтәлде. Совет эшчәнлеген аксубайлыларның тормыш шартлары ни дәрәҗәдә үзгәрүен үз күзләре белән күргән кешеләр, ветераннар бәяли. Болар барысы да муниципаль орган хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә тормышка аша. Һәм бу иҗади эш быел да дәвам ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев