Аксубай егете сугышта батырларча көрәшә, ә мәктәптә аны игелекле һәм ярдәмчел итеп хәтерлиләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай егете сугышта батырларча көрәшә, ә мәктәптә аны игелекле һәм ярдәмчел итеп хәтерлиләр

Аксубай 2 нче урта мәктәбендә әлеге уку бинасын 2006 елда тәмамлаган Денис Кушпелев истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Укучылар һәм укытучылар мәктәпнең чыгарылыш укучысын хөрмәтләп искә алу өчен уку йорты территориясендә тезелеп бастылар. Тантанада сугышчының әнисе Ирина Анатольевна, туганнары һәм якыннары, “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар хәрәкәте активистлары катнашты. Митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты.

– Бу мәктәпне тәмамлаган Денис Кушпелев – кече сержант, штурм взводының беренче бүлеге командиры. Денис нацистлар белән батырларча көрәшә. Ул Ватаны хакына гомерен биргән каһарман. Сугышчының әнисе Ирина Анатольевнаның авыр кайгысын уртаклашабыз. Сез чын герой тәрбияләп үстергәнсез. Мәктәп аның белән горурлана ала, укучылар аның үрнәгендә тәрбияләнәчәк. Денис безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак.

Укытучылар хәтерендә – ул яхшы күңелле, ярдәмчел укучы булып истә калган. Денис бу мәктәптә өченче сыйныфтан башлап укый. Ачык күңелле була, тормышны ярата. 2006 елда ул мәктәпне тәмамлый, аннары Чистайда югары уку йортында белем ала, армиядә хезмәт итә, эшли, үз тормышын төзи. Махсус хәрби операция башлангач, читтә кала алмый. 2023 елда махсус хәрби операция уздыру зонасына Ватанны якларга китә. 2024 елның февралендә Авдеевка янында хезмәт бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.

Рәсми затларның чыгышларын мәктәп укучылары, укытучылар тын да алмый тыңладылар, күз яшьләрен тыеп кала алмадылар.

Митингта катнашучылар чыгарылыш укучысын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Район җитәкчесе һәм геройның әнисе мемориаль тактадан ак җәймәне акрын гына салдырдылар. Хәтер тактасы алдындагы өстәлгә чәчәкләр салдылар.


Нет комментариев