1300 физик һәм 132 юридик зат Аксубайның биологик чистарту корылмаларына хезмәт күрсәтә.
Яңа чистарту корылмасын төзү мәсьәләсе берничә ел элек өлгерде инде. Яңа чистарту корылмаларын төзүне район үзәгенең яңа микрорайоннарында яшәүчеләр көтә. Әлегә аларга канализацияне суырту өчен ассенизатор машинасын шәхси тәртиптә ялларга туры килә.
2017 елда биологик чистарту корылмаларында үзгәртеп кору ясалган һәм хәзер канализация агынтылары тере микроорганизмнарны куллану юлы белән чистартыла. Чистарту циклы чыгуда хәтта техник һәм ирригацион максатларда куллану өчен яраклы су алырга мөмкинлек бирә. Әмма чистарткычларның тәүлегенә 350 кубометрга кадәр куәте – җитәрлек түгел.
– Вакыты белән йөкләнеш, кар сулары аркасында, бер ярым-ике тапкырга арта, яңа абонентларны тоташтыруны без күп еллар дәвамында кире кагарга мәҗбүр булдык, бары тик яңа төзелгән күпкатлы йортларны гына тоташтырдык һәм тоташтырабыз, – дип шәрехләде хәлне «Нурлат җылылык челтәрләре»нең Аксубай участогы җитәкчесе Мансур Сәхәбетдинов.
Бу проблеманы мөмкин булган барлык ысуллар белән район җитәкчесе хәл итәргә тырыша. Биологик чистарту корылмалары базасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингуловның һәм «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ җитәкчесе Рамил Шәрәповның эшлекле киңәшмәсе узды.
– Яңа биологик чистарту корылмаларына проект инде бар, ул дәүләт экспертизасын узган. Проект куәте тәүлегенә 700 кубометрга якын, – дип сөйләде Рамил Шәрәпов безнең хәбәрчегә. – Чистарту корылмаларын төзү 280 миллион сумга төшәчәк. Әлегә алар гамәлдә булган программаларның берсенә дә кертелмәгән, әмма район җитәкчелеге аны биологик чистарту корылмалары (БОС) федераль программасына кертергә тырыша.
Проект буенча яңа чистарту корылмалары гамәлдәгесе белән янәшә территориядә төзеләчәк, административ-көнкүреш комплексы шул ук калачак.
Куәтлелек арту белән яңа микрорайоннар абонентларының үзәкләштерелгән канализация челтәренә тоташу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Су бүлгеч системасына да шулай ук килештерелгән проект бар.
Әлегә чистарту корылмаларында язны көтәләр. Нәкъ менә ташу вакытында агып төшүче сулар берничә тапкырга арта.
– Ташу чорында су күләме тәүлегенә 1000 кубометрга кадәр арта, челтәргә канализация коелары һәм башка торбалар аша кар сулары эләгә. Әмма хәл контрольдә тотыла. Штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, шул исәптән аварияләр, чистартылмаган агынтылар чыгарылмаячак, – дип ышандырды Мансур Сәхәбетдинов. – Кискен моментларда нечкәлекләр дә булырга мөмкин, ләкин чистартылмаган агынтыларны булдырмас өчен, җитешсезлекләрне кыска вакыт эчендә бетерергә тырышабыз.
Нет комментариев